Әлмәт таңнары

Татарстан кешесе 14 ел элек Петербургта кеше үтерүен таныган

Җинаять башкарганнан соң ул православие динен кабул итә, шуңа күрә хокук саклау органнарына үз теләге белән килә.

2003 елның кышында Петербургта кеше үтерүдә гаепләнгән ир сак астына алынган, диелә Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Баш Идарәсе сайтында.

2017 елның 1 сентябрь көнендә полициягә Татарстанда яшәүче 34 яшьлек ир үз җинаятен танып мөрәҗәгать итә. Ир-ат үзенең 2003 елның февралендә Петербургта ирле-хатынлы парны үтерүен таный. Ул сөйләгәнчә, шул көнне ул, бу гаилә кешеләрендә кунакта булганда, алар белән ызгышка килә. Аннары пычак белән аларга күп җәрәхәтләр ясый. Ир-ат җинаять кылуыннан соң православие дине вәкиле булып китүен, шуңа үз теләге белән хокук саклау органнарына бирелүен аңлата.

2003 елның 19 февралендә Петербургның Аммерман урамындагы бер фатирда ирле-хатынның мәетләре табылу очрагы буенча "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Аларның тәннәрендә пычак белән кадалган һәм киселгән яралар була.

Тикшерү вакытында суд карары буенча татарстанлы сак астына алынган.

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: