Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан гыйнвар аенда хезмәт хакын тоткарлау буенча беренче урында

Татарстан гыйнвар аенда хезмәт хакын тоткарлау буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. 1 февральгә республикада түләнмәгән хезмәт хакы 186,4 миллион сумны тәшкил итә.



Татарстаннан кала Мурман өлкәсе (163 млн. сум), Камчатка крае (124,9 млн. сум), Вологда өлкәсе (123,6 млн. сум) һәм Мәскәүнең дә (113,7 млн. сум) бурычы шактый. Гомумән алганда 1 февральгә Россиядә түләнмәгән хезмәт хакы күләме 2 миллиард 487 миллион сумга тигез. Бу хакта "Ватаным Татарстан" агентлыгы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса