Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан гимны сүзләре бәйгесен уздыручы комиссия эшенә нәтиҗә ясалды

Татарстан гимны сүзләренең проекты февральдә депутатларга тәкъдим ителергә тиеш. Гимн ике телдә булачак.

Татарстан гимны сүзләре бәйгесен уздыручы комиссия эшенә нәтиҗә ясалды. Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынган, Гәрәй Рәхим аны эшкәрткән, Филипп Пираев русчага тәрҗемә иткән.

Татарстан Дәүләт думасы рәисе урынбасары Римма Ратникова ассызыклаганча, 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр гимн сүзләренә бәйге уздырылган. 200гә якын проектлар җибәрелгән. Ул бик халыкчан бәйге белән дә аерылып торган. Биредә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашкан. Гимн ике дәүләт телендә булырга тиеш дигән шарт куелган була.

Хәзер инде бәйге комиссиясе эшен тәмамлаган. Шушы гимн сүзләре проектын киләсе сессиягә хор һәм симфоник оркестр башкаруында депутатларга тәкъдим итәргә ниятлиләр. Ул сүзләр әле гимн булыр өчен депутатлар аны канун рәвешендә кабул итәргә тиеш.

Рамазан Байтимеровның "Туган ягым" дигән шигыренә язылган һәм "Туган ягым" дигән җырын эшкәртеп, аңа гимн рухы да өстиләр. Бу эшне Гәрәй Рәхим башкара, ә рус теленә исә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итә.

"Матбугат.ру" буенча

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250