Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Татарстан” авиакомпаниясе пассажирларына шул ук билетлар һәм расписание буенча башка компанияләр хезмәт күрсәтәчәк

"Татарстан" авиакомпаниясе пассажирларына шул ук билетлар һәм расписание буенча башка компанияләр хезмәт күрсәтәчәк

31 декабрьгә кадәр "Татарстан" авиакомпаниясе билгеләнгән расписание буенча штат режимында эшли

"Татарстан" авиакомпаниясе 2013 елның 31 декабреннән рейсларны гамәлгә куймаячак. Бу хакта авиакомпания матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ак Барс Аэро" ААҖ платформасында "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" авиакомпанияләре һава судноларын берләштерү тәмамлана. "Татарстан" авиакомпаниясенең эчке рейслары , шулай ук Казан-Баку-Казан рейсы пассажирларына "Ак Барс Аэро" авиакомпаниясе тарафыннан "Татарстан АК" ААҖ билетлары һәм расписание буенча хезмәт күрсәтелә.

Истанбул, Прага, Ташкент һәм Дүшәнбе рейслары пассажирларын чартер рейслары алып барачак.
Билетларны алмаштыру таләп ителми. Компания артык кыенлыклар тудырмас өчен бар көчен куя, дип билгеләп үтелә авиакомпания матбугат хезмәтендә.
"Татарстан" авиакомпаниясе 31 декабрьгә кадәр барлык рейсларны да расписание буенча штат режимында гамәлгә куя, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса