Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан аша үтә торган поездда – бомба?!

Безнең ил территориясенә Одессадан килгән поездның бер вагон-цистернасы астында кулдан ясалган шартлаткыч җайланма табылган.

Россиянең үзәк өлеше аша Удмуртиянең Каучук станциясенә барып җитәргә тиешле бомбалы поездны Татарстанга җитәргә берничә дистә чакрым кала Горький тимер юлының Канаш станциясендә туктатканнар. Вагоннарны карап йөрүче кара төстәге полиэтилен капка игътибар итә. Эксперт-криминалистлар аның сәгать механизмы да булган кулдан ясалган шартлаткыч булуын раслыйлар. Цистерна янәсе «Спецнефтетранс»тан арендага алынган, башта Одесса-Пересыпь-Экспорт станциясеннән килгән, аннары аны кирегә буш килеш озатканнар.

Кайбер мәгълүматларга караганда, табигый газ ташучы цистернаны Украинадан Россиягә озатучы «Укрлоудсистем» ҖЧҖ. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса