Әлмәт таңнары

Татарларны мыскыл итүче 100 мең сум җәзага тартылган

15 февральдә Казанның Совет районы суды интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл иткән ир-атны гаепле дип тапты.

Аңа карата 282 маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше җәй көне ачылган иде.
Әлеге ир заты "Мой мир" социаль челтәрендә "Русский язык в школах Татарстана" төркемендә татар милләтен кимсетә торган язмалар урнаштырган. Ул бу адымга аны баласы этәргән дип әйтә. Аның баласы мәктәптә укый һәм татар телен үзләштерү аңа, имеш, кыен икән. Ләкин 52 яшьлек эшмәкәр үзенең фикерләрен исбатлау вакытында артыгын язып аткан.

Аерым алганда, ул татар телен "пенопласт кытыршыгы, пыялада тимер белән сызу, бер көтү эт өрүе" белән чагыштыра. Шулай ук Татарстан урысларын баш күтәрергә өнди һәм "русофоб" хөкүмәтне бәреп төшерүгә чакыра. Гомумән алганда, өч ай дәвамында ул мондый йөздән артык язма калдырган.

Эшмәкәрнең язмаларын тикшерүне сорап берничә шикаять язылган.

Бу маддә нигезендә иң аз штраф 100 мең сумга тиң, иң зур җәза - 2 елга иректән мәхрүм итү. Прокуратура ир-атка 150 мең штраф бирүне тәкъдим иткән. Суд бу сумманы 100 меңгә төшерергә карар кыла.

"Азатлык" радиосы

Фото Интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: