Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарчага кем өйрәтә?

Милләтне саклап калуда, яшәтүдә телнең һәм диннең роле турында күп сөйләнелә.

Әмма бүгенге чынбарлык шартларында телнең үзен саклау, үстерү кем кулында? Иң әүвәл моның өчен гаилә җаваплы. Аннан эстфетаны балалар бакчасы, алардан мәктәп алырга тиеш. Социаль челтәрләрнең берсендә үзен "Prosto Jafer" дип таныткан берәү болай дип яза: "Татар телен гаилә сакларга тиеш" имеш. Ә бармы соң ул татарда "милли гаилә"? Юк ул! Авылда булсын, шәһәрдә булсын, татарлар балаларын урыс итеп үстерә..."

Быелдан телне саклау, үстерү, өйрәтү вазифасы интернетка да йөкләнәчәк. Мәгълүм булганча, 2013 елда интернет челтәрендә "Ана теле" татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ул EF Education First компаниясе белгечләре белән берлектә эшләнелә. Татарстан ягыннан проект эшенә югары квалификацияле филологлар, татар теле укытучылары җәлеп ителгән. Күптән түгел татар теленә дистанцион өйрәтү информацион-укыту проектын Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов: "Бүген татарларның 30 проценты гына республикада яши, калганнары башка төбәкләрдә, дөньяның төрле илләрендә гомер кичерә. Без татар телен сакларга телибез, он-лайн мәктәп теләге булган барлык кешегә татар телен өйрәнүдә ярдәмгә киләчәк", - дигән иде. Бу юлы да республика башлыгы: "Татар теленә тел буларак БДБ илләрендә, чит илдә ихтыяҗ бар, дистанцион өйрәнү күп ватандашларга туган телне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте.

Тәкъдим итү вакытында билгеләп үтелгәнчә, бу эш дүрт төркемдә алып барыла, Татарстан ягыннан 26 белгеч катнаша. Бүгенге көндә проект кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм төшерелгән, 5 меңнән артык аудиоролик яздырылган.

EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков сүзләренчә, on-line мәктәп проектында телне үзләштерү 9 дәрәҗәдә булыр дип фаразлана. "Ана теле" татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проектына тәүлек дәвамында дөньяның төрле җиреннән кереп булачак.

Рөстәм Миңнеханов кулланучылар программаның тест версиясенә якын арада керә алсын өчен (беренче берничә дәрәҗә), эшне тагы да активлаштырырга тәкъдим итте.

Ләйләгөл Минаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250