Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татар теленә өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый

Әлеге проект белән КФУның Филология һәм сәнгать институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итәчәк

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле" он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.

Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ана теле"н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем - Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә "Ана теле" грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар.

Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылган. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, башта әлеге проекты тирәсендә ыгы-зыгы туган: 10 мең кереп теркәлгән дә, башкаларга урын калмаган. Аннан соң инде кереп тә шөгыльләнмәүчеләр төшеп калган, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә юл ачылган.

Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б.

Биредә шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә.

Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән онлайн мәктәптә бүгенге көндә 10052 кеше шөгыльләнә. Аларның 9801е - Россиядән, 251е - 39 илдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар.

Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, "Ана теле" онлайн мәктәбе турында уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Быел әлеге проект Татарстан мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да файдалану өчен тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса