Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татар малае шундый була, яки әлмәтлеләр татарча укыймы?

Узган атнада шәһәребез башкала кунакларын кабул итте. Татарстанда татар телендә балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен чыга торган газета-журнал баш мөхәррирләре һәм журналистлары Әлмәтнең 44 нче балалар бакчасы һәм 2 нче мәктәбендә булдылар.

Мәктәпкәчә укыту һәм мәгариф идарәсенең махсус чакыруы буенча килгән коллегаларыбыз белән очрашуның төп темасы "Татар балалар матбугаты үсеше" дип аталса да, аның эчтәлеге татар телен үстерү, саклап калу, балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү белән бәйле иде. tc "Узган атнада шәһәребез башкала кунакларын кабул итте. Татарстанда татар телендә балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен чыга торган газета-журнал баш мөхәррирләре һәм журналистлары Әлмәтнең 44 нче балалар бакчасы һәм 2 нче мәктәбендә булдылар. Мәктәпкәчә укыту һәм мәгариф идарәсенең махсус чакыруы буенча килгән коллегаларыбыз белән очрашуның төп темасы \"Татар балалар матбугаты үсеше\" дип аталса да, аның эчтәлеге татар телен үстерү, саклап калу, балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү белән бәйле иде. "

44 нче балалар бакчасы кунакларны ныклы әзерлек белән каршы алды. Республикабызда чыгып килүче "Ялкын", "Сабантуй", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау", әле яңа тәпи йөреп киткән "Тылсымлы куллар", әлбәттә, "Әлмәт таңнары" һәм "Альметьевский вестник - Әлмәт хәбәрләре" вәкилләрен көтеп алудан, безне яраталар икән, дигән җылылык йөгерде күңел- гә. Саф татар телендә әзерләнгән программа сабыйларның газета-журналлар белән танышлыгына, ә аларны тәрбияләүче апаларының безләрнең күптәнге укучысы икәнлегенә ишарә булып торды. Балалар артистларга хас осталык белән, бер ялгышмый биюләр куйды, газета-журнал битләрендә һәрдаим чыгып килүче геройлар булып та уйнады, матур җырлар җырлады, мәзәкләр һәм шигырьләр сөйләде. Бигрәк тә Шүркә образын гәүдә- ләндерүче Ильяс тамашачыларны гашыйк итте! Аларны тыңлап кемнең гаиләсендә татарча сөйләшәләр, кайсыларында көндәлек аралашу рус телендә барганы, шуңа да карамастан өйгә биргән сабакның җиренә җиткереп әзерләнүе күренеп тора. Ә менә килгән кунаклар үзләренең күчтәнәчләрен таратуга ук, кемнең нинди басма алдыруы сабыйларның бүләккә булган кызыксынуыннан күренеп торды.

Чарада катнашкан почта хезмәткәрләре сүзләренчә (алар актив төркемнәр һәм учреждениеләргә бүләкләрен дә тапшырды), шәһәр һәм район бакчалары балалар өчен татар телендә чыгучы вакытлы басмаларга язылудан бер дә читтә калмый икән. Быел алар ата-аналарның күңеленә нарасыйлары аша "шакып" караган. Ник дигәндә, республикабызда нәшер ителүче газета-журналларның күбесе балаларны укыту программаларына яраклаштырылып чыгарыла. Ә инде бакчада сөйләгәннәр өйгә килүче "тәти"ләрдә дә кабатлангач, сабыйларда кызыксыну уяна икән.

Алгарак китеп шуны да әйтәм: өемә кайткач та өч баламда үзенчәлекле эксперимент уздырып карадым. Сумкамнан төрле яшьтәге балалар басмаларын алып игътибарларын җәлеп итми генә диванга ташладым. Аларның реакциясе алдан сөйләшеп куйганча бертөсле булды. Өчесе дә тизрәк шуларга ябышты. Иң башта яктырак төстәге журналлар "хуҗалы" булды, аннары, алмаша торгач, һәркайсы үзләренең яшьләренә тиң басмаларны тапты. 6-7 яшьтәгеләре буягычлыларын "эшкәртте", 11 яшьтәгесе күңеленә ятышлы шөгыльгә (ул техника, хайваннар дөньясы, музыка белән кызыксына) багышланган битләрне укыштырырга тотынды. Әлбәттә, бу мавыгу төгәл өч көнгә генә җитте. Шулай да компьютер яки телевизор артында күз бетереп утырганчы, тынычлап укуга ни җитә?!

Республикабызда ана телебездә чыга торган газета-журналлар редакциясе коллек- тивлары да (шул исәптән без дә, хөрмәтле укучым!) юкны бушка аударудан гына эшләми, әлбәттә. Нәтиҗәдә һәркайсыбызның максаты бер һәм изге: басмаларыбыз битләреннән илебезне-телебезне саклап калу, гореф-га- дәтләрне барлау, арабызда яшәүче гади һәм бик үк гади булмаган шәхесләрнең тормыш-көнкүреше аша уңай яки тискәре күренешләргә төпле караш формалаштыру.

Әлбәттә, иртәме-соңмы, барыбыз да үткәнебезгә әйләнеп карый. Үткәнебез дигәнем шул ук телебез, динебез, ата-бабаларыбыз нигезе. Җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, яшьлегендә кирәкмәгән татар теле дә оныклары мәктәпкә йөри башлагач, кайберәүләрдә якын терсәкне тешләргә теләк уята.

2 нче мәктәп укучылары әзерләгән чыгышлар тәмамлангач та, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм коллегаларыбыз белән дәвам иткән сүз шул хакта барды.

Монысы сөйли торган сүзнең яңасы булса да, әйтми булдыра алмыйм - мәктәптәге дәресләрнең күплеге, программаларның авырлыгы һәм 1 нче сыйныфтан ук "тукылып" килгән БДИга әзерлек "йөге" бакчада алып барган туган телдә тәрбияләүгә күләгә тө- шерә бугай. Укучылар бии-җырлый белсә дә, ана телендә бик авырлык белән генә сөй- ләшә. Бу урамда һәм Интернет челтәрендә аралашу рус телендә булудан да килә, әлбәттә. Тик мин аралашып өлгергән балалар татар телендә басмалар алдыру түгел, гомумән, ана телендә укырга яратмауларын һич ялгансыз әйтеп бирделәр. Әмма очрашу залында эленгән стена газеталарыннан күренгәнчә, әлеге мәктәп укучылары арасында ана телендә язып нәшер ителүчеләр бар. Шулай булгач, өмет бөтенләй үк юк түгел.

 

Саннар

Республикада татар телендә 200 гә якын газета-журнал нәшер ителә. Шуларның балалар, үсмерләр һәм яшь- ләр өчен дигәне бармак белән генә санарлык. Үзәк почтадан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның икенче яртыеллыгында шәһә- ребез һәм районыбызда үсеп килүче буынга юнәлдерелгән басмаларны 487 кеше алдыра.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса