Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан гаиләләре 3-7 яшьлек балалар өчен 4686 сум күләмендә акча алачак

Әлеге сумма - бала өчен яшәү минимумының 50% ы.

Яңа кабул ителгән социаль ярдәм чарасы белән бәйле рәвештә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге гаиләләр 4686 сум күләмендә акча алачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү март аенда РФ Президентының һәм ТР Президентының указы белән билгеләнгән. Түләү адреслы характерда һәм гражданнарның керемнәрен исәпкә алып түләнә", - дип хәбәр итте ул "Татар-информ"га.

Ай саен бирелүче түләүләр Татарстанда җан башына уртача керемнәре республикада яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә каралган - 9450 сум.

Татарстанда бу түләүне 27,4 мең кеше алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса