Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ташкабак өлгергән чак...

Ташкабакның файдалы яшелчә, калий, фосфор һәм кальций чыганагы икәнен белгән бакчачылар аны ел саен күпләп үстерә. Ташкабак организмны күп төрле витаминнар белән туендыра, бигрәк тә анда С һәм В витаминнары шактый.

Ташкабакны балалар ризыгына, савыгып баручы авырулар рационына кертергә һәм ашказаны белән интегүче кешеләргә бирергә була. Аз калорийлы булуы һәм җиңел үзләштерелүе аркасында ул ябыгырга теләүчеләр өчен дә бик шәп ризык булып тора. Ташкабактан бихисап тәм-том, ашамлыклар ясарга, пешерергә була.

Кайнатма

Ташкабак кайнатмасы бик гади әзерләнсә дә, телне йотарлык тәмле була. Аны берничә төрле ысул белән кайнатырга мөмкин. Әфлисунлы ташкабак кайнатмасы өчен 1 кг эре ташкабак, 4 стакан шикәр комы, 3 әфлисун кирәк.
Ташкабакларны юасың, кабыгыннан, орлыкларыннан арындырасың һәм эре кыргыч аша үткәрәсең. Эмаль савытка салып, шикәр комы белән бутаганнан соң 4-6 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Аннан соң шикәрле ташкабакны даими болгатып кайнатып чыгарасың да тагын 20 минут сүрән утта тотасың. Уттан алып кайнатманы суытырга һәм 4 сәгатькә салкынча урынга куярга. Икенче кат утка куйгач кайнатма кайнап чыгу белән аңа чистартылган һәм вак итеп туралган әфлисун өстәргә һәм 15 минут пешерергә кирәк. Кайнатманы тагын дүрт сәгать "ял иттерәбез" һәм өченче тапкыр кайнатып чыгаргач банкаларга тутырабыз. Аны күпләр сироптагы ананас дип кабул итә
Лимонлы кайнатма
1 кг ташкабак, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон кирәк.
Бу юлы ташкабакларны вак-вак шакмакларга турарга, шикәр комы салып 10-12 сәгатькә калдырырга кирәк. Лимонны кабыгыннан әрчергә һәм шулай ук вак итеп турарга. Ташкабакларны кайнап чыккач 15 минут пешерергә, аннан соң лимон салырга һәм тагын 15 минут кайнатырга кирәк. Әзер кайнатманы стериль банкаларга тутырырга һәм ябарга.
Кайнатмага лимон белән әфлисунны бергә кушсаң да була. Шулай ук күрәгә белән дә бик тәмле кайнатма килеп чыга. 1 кг ташкабакка 150 грамм күрәгә кушыла.

Кышка салат
1 кг помидор, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан шикәр, 3-5 данә болгар борычы, 2 данә кызыл әче борыч, 3 кг ташкабак, 100 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы серкә эссенциясе кирәк.
Помидорларны шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Аннары шунда тоз, көнбагыш мае һәм шикәр өстәргә. Барлык катнашманы кайнатырга. Болгар борычын һәм кызыл әче борычны саламлап турарга. Ташкабакны 5 мм киңлектә түгәрәкләп кисеп, 4-6 өлешкә бүләргә.
Кайнап торган помидор катнашмасына барысын да салырга. Кайнатып чыгарырга һәм 30 минут кайнатырга. Әзер булырга 5 минут калгач, аш серкәсе һәм вак итеп туралган сарымсак кушарга. .Кайнар килеш стериль банкаларга тутырырга. Банкаларны төреп куярга.
"Анкл-Бенс" салаты
2 кг ташкабакка - 300 грамм суган, 5-6 данә болгар борычы, 1 кг помидор, бер стакан көнбагыш мае, 200 грамм шикәр комы, 200 грамм томат пастасы, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә.
Көнбагыш маен, шикәр, томат пастасын 10 минут кайнатканнан соң вак итеп шакмаклап туралган ташкабак һәм суган өстибез һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган татлы борыч салабыз, 10 минут кайнатканнан соң тоз, помидор, серкә салабыз. 10 минут пешерәбез дә кайнар салатны стериль банкаларга тутырабыз.
Тутырылган ташкабак
Ташкабакны бер сантиметр калынлыгында тәгәрмәчләп турап, эчендәге орлыкларны алыгыз. Эченә борыч, кыздырылган суган салынган ит фаршы тутырып, майланган табага тезәргә. Ташкабакларның өстенә телемләп помидор куярга да мөмкин. Өсләренә каймак салырга, угычтан уылган сыр сибәргә һәм духовкада пешерергә. Фарш урынына яшелчәләр белән дөге тутырырга да була.
Файдалы крем
Ташкабакның йомшак эчен боламык рәвешенә китереп изегез. Куе каймак хәленә килгәнче сөт кушып болгатыгыз һәм битегезгә сылагыз. 20 минуттан битлекне сөртеп алыгыз да битегезне салкын су белән юыгыз. Бу нормаль тире өчен. Шәлперәя башлаган тирегә кыргычтан чыгарылган ташкабак йомшагын марля аша куярга. 15-20 минуттан җылы су белән юарга. Файдалы да, арзанлы да битлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250