Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Таныш кызын тәрәзәдән ыргыткан татарстанлыга карата хөкем карары чыгарылды

Яр Чаллы суды таныш кызын тәрәзәдән ыргыткан шәһәрдә яшәүче ир атка карата хөкем карары чыгарды.

Аңа 10 елын төрмәдә утырырга туры киләчәк.

Әлеге вакыйга 2013 елның августында була. Бу көнне гаепләнүче зат үзенең дуслары белән кәеф-сафа корып утыра. Шунда дуслар арасында гауга чыга. Хатын-кызларның берсе аңа начар сүзләр әйтә башлый, ир-ат исә аны күтәреп ала да, 5 кат тәрәзәсеннән ыргыта. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз икенче көнне үк вафат була.

Ир-ат полициягә үзе килә. Ул инде берничә тапкыр башка караклык һәм полиция хезмәткәрен мәсхәрәләү кебек җинаятләр дә кылырга өлгергән булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250