Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тамашачылар Хәния Фәрхине зурлап искә алачак

Та­ныл­ган җыр­чы Хә­ния Фәр­хи ара­быз­дан кит­кән­гә 7 сен­тябрь­дә 40 көн ту­ла. Шул уңай­дан, ат­ка­зан­ган ар­тист­ны та­ма­ша­чы­ла­ры флеш­моб бе­лән ис­кә ала­чак. Алар ба­ры­сы бер­гә "Əлдер­меш­кә кай­там әле" җы­рын баш­ка­ра­чак. Бу хак­та ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар­ның бер­се Ри­нат Шә­ях­мә­тов хә­бәр ит­кән.

"Та­тар-ин­форм" бил­ге­ләп үтү­ен­чә, Флеш­моб 7 сен­тябрь көн­не 18.00 сә­гать­тә Га­ли­әс­кәр Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дә­ү­ләт ака­де­мия те­ат­ры кар­шын­да уза­чак. "Ат­на ур­та­сы бу­лу­га да ка­ра­мас­тан, Хә­ния Фәр­хи­нең кы­зы Ал­су бе­лән нәкъ шул көн­не үт­кә­рер­гә бул­дык. Баш­тан Əлдер­меш авы­лын­да үт­кә­рер­без ди­гән идек. Əмма ан­да күп ке­ше ба­ра ал­ма­я­чак. Шу­ңа Ка­мал те­ат­ры янын сай­ла­дык", - ди Ри­нат. Аның сүз­лә­рен­чә, те­атр кар­шы­на ни­чә ке­ше ки­лү­гә дә ка­ра­мас­тан, флеш­моб ба­ры­бер уза­чак.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, бы­ел май аен­да 57 яшен ту­тыр­ган җыр­чы ту­ган ягы - Баш­корт­стан­ның Тә­теш­ле ра­йо­ны­на әни­се яны­на ку­нак­ка кайт­кач, 27 июль көн­не йө­рәк өя­нә­ген­нән ва­фат бу­ла. 28 июль­дә Тә­теш­ле ра­йо­нын­да да хуш­ла­шу ча­ра­сы оеш­ты­рыл­ды.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса