Әлмәт таңнары

Тагын бер сабый ятимлеккә дучар ителде

Узган ялларда төнлә Яр Чаллының бэби-боксына бер сабыйны салып киткәннәр.

Балалар одеялына төрелгән кызчыкка ике айлар чамасы. Бала янында калдырылган сумкада подгузниклар, ашату өчен буш шешә һәм имезлек була. Әни кеше записка да язып калдырган. Ул анда бу адымга аңлы рәвештә баруын һәм баланы җитеш тормышлы кешеләр кебек тәрбияләп аякка бастыра алмаячагын әйтә. Чаллыда бу инде икенче очрак. Август аенда бэби-бокста калдырылган бер яшьлек кызчык әле һаман да балалар йортында икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки