Әлмәт таңнары

Тагын мәк саламы белән тоткарлаганнар, тагын әлмәтле!

Бу юлы Әлмәт полиция хезмәткәрләре 30 яшьлек шәһәрдәшебезне 2,795 г мәк саламы экстракты белән тоткарлаганнар. Егет инде бер тапкыр суд хөкеменә тартылган булган...

Ведомстводан тыш бүлек экипажы Промышленная урамы буенча патрульлек иткән вакытта сәер егетне күреп алалар. Тик соңгысы тиз арада подъездга кереп югалырга ашыга. Шуның белән полиция хезмәткәрләренең шиген арттыра гына. Нәтиҗәдә егетнең кесәсеннән мәк саламы экстракты табыла. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: