Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тагын бер малайны урамда ташлап калдырганнар

12 яшьлек Рома Харламовны Оренбург өлкәсенең Әсәкәй станциясендә табып алганнар. Аның сүзләре буенча, аны бирегә әбисенең туганнары китереп ташлаган.

Малайның тормышына кызыгырлык түгел. Ул Бөгелмәдә туган. Әнисе аннан тугач та баш тарткан. Малай әбисе карамагында калган. Алар Бөгелмәдән Чиләбе өлкәсенә күченеп китәләр. Шуннан әбисен төрмәгә утырталар. Малайны Чиләбедәге башка хатын асрамага ала. Әмма февральдә ул хатын үлә. Аның туганнары исә малайны кирәксенмичә, менә шулай язмыш чатында калдырып киткән.

Малайның әтисе төрмәдә утырырга тиеш, әмма әлегә кайдалыгы ачыкланмаган.

Табиблар, педагоглар сүзе буенча, малай мәктәптә укымаган. Аны чегән булырга мөмкин дип тә баралар. Кем дә кем Рома турында берәр хәбәр белсә, 8 (3532) 64-15-49 яки 8 (3532) 44-01-57 телефон номерына шалтырата ала. Бу "Гармония" социаль-реабилитация үзәге номеры. Малай хәзер шунда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса