Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"ӘТ" журналисты бәрәңге сатканда мошенниклар кулына эләкте

Бакчамда кадерләп үстергән бәрәңгемне быел сатып, акча эшләргә булдым...

Узган атнада гына бер ир шалтыратып 12 чиләк бәрәңге сорады. Биш меңлек кәгазь акчадан сдача алып килүне дә сорады. Янәсе, вак акчасы юк. Ашыга-ашыга өйгә кайттып, инде кышкы базга салынырга тиешле уңышны машинага төядем дә билгеләнгән урынга юл алдым. Күзгә төртерлек караңгыдан шүрли-шүрли район үзәк хастаханәсенә керә торган урында заказ бирүчегә шалтыратам.

- Килеп җиттегезмени, мин бит сезгә башта шатлыратырга куштым! - ди бу.

Чыннан да, гел башымнан чыккан ич!..

- Ярар, мин көтеп торам, - дияргә ашыктым.

- Мин бит әле бакчалар, мәктәпләр буенча яшелчә таратам, 20 минутларсыз килә алмам, - ди үзен Роман дип таныштырган тәэминатчы.

Шиккә калдым. Бу вакытта мәктәптә укулар да бетә, бакчада, гомумән, каравылчыдан кала берәү дә булмый. Юньлегә түгел бу, Рәдифә...

- Зыян юк, вакытым җитәрлек минем, - дип әңгәмәнең дәвамын көтәм.

- Сөйләштек, алайса сезгә үтенечем бар иде. Мин килеп җиткәнче ашханә мөдиренә (бәрәңгене хастаханә ала дип аңлыйм) бер кап конфет алмассыз микән? Очрашкач та акчасын бирермен, - ди бу.

Миңа, чыннан да, кызык була башлады. Кибеткә кергәч, шалтыратышырга сүз куештык.

Якындагы кибеттә ул сораган каптагы конфет бар, тик ул мөдир дәрәҗәсенә "туры килми" булып чыкты.

- Ә анда терминал бармы соң? - ди "Роман" шигемне арттырып.

Эшнең нидән икәнен чамалап, "юк" дип җавап кайтардым.

Икенче кибеткә баруымны сорагач та каршы килмәдем. Анда да 650 сумлык конфет булмады, әлбәттә. Чөнки ул маркалы шоколадның иң олы тартмасы да 340 сумлык кына.

- Әй лә, интекмәгез, терминалдан акча гына салыгыз да, бездән бүләк шул булыр! - дип мин көткән сүзләрне яңгыратты бит.

Кибет олы, банкоматны эзләп табам дип башымны җүләргә салдым да, туп-туры полиция бүлегенә юл тоттым. Борчылып шалтыраткан "тәэминатчыга": "Банкомат ватылган, шуңа да сәүдә үзәгенә кузгалдым", - дип җавап кайтардым.

Полиция бүлегендә кырыгалдарларны кайнар эздән тотарга омтылып ашкынсам да, барып чыкмады. Башта җентекләп сораштырдылар, гариза да яздым.

- Киноларда гына шулай җиңел һәм тиз ул. Чынлыкта тикшерәсе бар әле, - диде полиция вәкиле. - Әлеге номер буенча суд аша рөхсәт алып тикшерү уздырыла, шулай итеп шалтыратучының урыны билгеләнә. Гадәттә, ул якын-тирә төбәк яки Татарстандагы төрмәләрнең берсе була.

Шулай да "Күпме акча сорар икән бу?" дигән уй җавапсыз калмасын өчен кабат "Романны" җыйдым.

- Без сезне югалттык ич! Рәхмәт инде сезгә, хөрмәтлем, барлык чыгымнарны да кайтарырмын. Күпме салыргамы? Булган-булган 2000 салыгыз инде, шатлансын Марина Николаевна! Нигә сезгә минем исемем? Полициядә гариза язасыз? Җүләр хатын!

Элемтә өзелде...

Бу сүзләрне полиция капитаны белән бергәләп тыңладык.

Рәдифә Ногманова

ФОТОДА: Рәдифәнең базар янында үзе җитештергән мул уңышын сатып торган мизгеле. Бу көнне исә ул зур табыш алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса