Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“ӘТ” эксперименты: Әлмәтнең кайсы микрорайонында фатир алу отышлы

Сез фатир сату яки алуның һава торышына һәм ел фасылына бәйле икәнен белә идегезме? Күп тапкырлар яшәү урыннарын алыштырган кешеләр бер алтын кагыйдәне яхшы белә булыр - фатирны кыш көне, ә йортны язга таба сатып алырга кирәк. Риэлторлар исә алай дияргә ашыкмас.

Эш кагыйдәләре башка аларның - сатып алучыдан күбрәк акча йолып калу, аннан соң начар фатирны да сатып җибәрергә кирәк бит әле. Әллә шуңа, күпләребез риэлтор дигән инглиз сүзен ишетүгә үк шүрли башлый. Дөрес, Мәскәү кебек зур шәһәрләргә хас кара риэлторлар бездә юк-юклыкка. Шулай да Әлмәтнең күчемсез милке, безнең риэлторлар турында белеп тору берәүгә дә комачау итмәс.

Ярык тагарак янында кала яздык

Мин яшәү урынын ел саен үзгәрткән кешеләр рәтендә йөрмим. Берничә тапкыр фатир арендалап тордык, тулай торакта да яшәп алдым. Әмма торак базарында азмы-күпме белем тупларга өлгердем инде. Чөнки икетуган апама быел Әлмәттән фатир алырга булышып, тораклар буенча белемле "ас"ка әйләндем. Риэлторлар белән җәй көне үк төзегән килешүнең әле дә очына чыккан юк. Фатирны кыш көне алсаң, мең тапкыр отышлырак булуына да хәзер генә инандык...

Эш шунда ки, бөтен Россиядә популяр булган сайт аша без дә үзебезгә туры килә торган берничә фатирны сайлап алдык. Сатып алучыларны кызыксындыру өчен кайсыбер игъланнарга "риэлторсыз", "фатир хуҗасы сата" дип тә язганнар иде. Тоттырганнар ди сиңа! Бер генә фатирны да риэлторлар кулларыннан ычкындырмый. Ә Әлмәттә фатир акулалары бихисап булып чыкты! Җиңел юл белән акча эшләүчеләр арасында картаеп баручы ирләр дә, яшь кызлар да бар.

Риэлторсыз фатирны карарга барырга ярамый. Фатир ошый, ошамый дип хуҗалар янында әйтү дә риэлторлар законы буенча тыелган гамәл. Кыска гына вакыт эчендә риэлтор булып эшләп, үзенә фатир, машина алган Света моның хикмәтен соңыннан гына аңлатты. Баксаң, фатир ошады дип әйтсәң, аның бәясен аннары төшереп булмаячак икән. Кайбер риэлторлар моны фатирга бәяне арттырып әйткән өчен дә эшли. Шулай итеп, бер фатирдан 50 шәр мең сум акчаны янда калдыручылар да еш була икән.

Унлап риэлтор белән очрашырга туры килде безгә, ахырда бәясе, мәйданы һәм урамы туры килә торган ике бүлмәле бер фатирга тукталдык. Бәясе генә бик очсыз тоелды. Риэлторлар исә безне тынычландырырга ашыкты - банкка кредит түли алмаганга фатир хуҗасы милкен сатарга мәҗбүр. Тиз арада аңа акча кирәк, бәяне дә шуңа төшерә.

Ләкин фатир хуҗасын килешү төзегән көнне генә күрдек - моңарчы аның ролен икенче бер риэлтор уйнаган икән. Шулай итеп, фатир сатып алганда бер риэлтор белән генә түгел, ә берничә оешма белән эш итәсе булды. Арадашчылар күбрәк булган саен, бәя дә арта. Һәрберсе үзенә күпмедер йолып кала. Риэлторыбыз Наилә исә фатирның "чисталыгын" (коммуналь хуҗалыклар буенча түләүләр, артык кешеләр пропискада булмау һ.б.) бары үзе генә тикшерә алачагын белдерде. "Фатир бәясеннән 3 % ны миңа түлисез дә, барлык кәгазь эшен үзем башкарам. Гомергә тыныч яши алачаксыз!" - диде ул.

Бу фатирны алырга ризалашкач та, берничә риэлтор контораларыннан шалтыратып, алар аша алырга киңәш бирүчеләр табылды. Риэлтор хезмәтләре өчен азрак бәя алуларын да җиткерделәр. Кайда да конкуренция көчле.

Әмма фатир хикмәтләре моның белән генә бетмәде - җәй көне алган фатир көзгә таба суына башлады. Җылыту системасы дөрес ялганмау сәбәпле фатирга башкача торбалар сузарга кирәк булды, электр чыбыкларын да өр-яңадан алыштырырга кирәк дип таптылар. Озын сүзнең кыскасы, чак кына ярык тагарак артында калмадык без. Риэлторыбыз исә бу нечкәлекләрне белә торып безгә берни әйтмәгән. Фатир хуҗасыннан җылыту системасының ремонты өчен елатып акча алып, хәзер шуны төзәтеп ятуыбыз...

Арадашчының кирәге юк

Фатир алганда гадел риэлторга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген бу кыйссадан абайлагансыздыр, шәт. Шуңа да иң элек күчемсез милектә сатып алучы белән сатучы арасында арадашчы ролен үтәүче фатир акулаларын яхшылып сайларга кирәк. Алар бер генә кәгазьгә дә үз имзаларын куймый, бары юристлар, нотариуслар кебек тиешле законнарны белеп, фатир документларын тәртипкә генә салалар. Бер караганда фатир сатканда да, сатып алганда да аларның һич кенә дә кирәкләре юк! Әмма бүген күчемсез милек белән бәйле кәгазь боткасы шулкадәр күп, аларсыз гына бу җаваплы эшне ерып чыгып та булмый.

Риэлтор булып эшләр өчен дә бернинди белем кирәкми. Эре мегополисларда аларны махсус курсларда укытып чыгаралар, ә бездә белемнән бигрәк эш тәҗрибәсе сорыйлар. Эшсез калучы әлмәтле булып мин шундый бер эре күчемсез милек оешмасына шалтыраттым. Анда да иң әүвәл минем тәҗрибәм булу-булмавын сорадылар.

- Риэлторларның эш хаклары бары үзләреннән генә тора. Аена ничә фатир сатсаң, шуның кадәр күбрәк хезмәт хакы аласың. Фатир бәясеннән 2 % ы кесәгә кала, шуның яртысын безгә түлисез, калганы үзегезнеке. Айлар буе кызыклы вариант булмыйча ике тиенгә утырган чаклар да еш була. Кыска гына вакыт эчендә яртышар миллион эшләгән вакытларым да булды, - диде телефон трубкасын алган оста сатучы.

Хәзерге вакытта риэлторга иң кирәкле нәрсә машина булып чыкты, эшкә алганда да башта шуны белешәләр. Чөнки клентларны син үзең объектлар буенча йөртергә тиешсең. Билгеле, клиентка охшаган фатир булмаса, сарыф иткән вакытыңны да, бензиныңны да беркем дә компенсацияләми.

Хәзерге болгавыр вакытта риэлтор булып эшкә урнашмаска киңәш итте миңа икенче бер агентлык хуҗасы. Кризис аркасында сату соңгы айларда гел туктаган. Фатир бәяләре бер Әлмәттә генә түгел, ә бөтен илдә төшкән. Шуңа карамастан сатып алучылар күп түгел икән.

- 12 еллык эш тәҗрибәмдә мондый хәлне күргәнем юк иде. Әлегә депутатлар чаң сукмаса да, илдә куркыныч кризис бара. Банклар кредит бирү яклы түгел, халыкның киләчәккә ышанычы бетте. Кайчанга кадәр бу сузылыр, билгесез! Әлегә риэлтор булып урнашсагыз да көрәкләп акча алырмын дип уйламагыз. Ел башында бигрәк тә авыр булачак, - диде ул.

Кыскасы, күчемсез милек базарында хәлләр әллә ни мактанырлык түгел икән. Риэлторларның күбесе бүген үзләренә яңа шөгыль эзләргә мәҗбүр.

"Могҗизалар кыры" - Әлмәтнең каймагы

Күчемсез милек турында сүз чыккач, күпләргә Әлмәттәге вәзгыять кызык булыр, мөгаен. Торак сатып алуга киткән акча беркайчан да югалмаячагын һәркем яхшы белә бит. Кайсы районнан, нинди фатир алу отышлы булачак соң?

Моны белү нияте белән Әлмәттә инде 18 елдан артык фатир сату белән шөгыльләнүче иң тәҗрибәле риэлторларның берсе - Людмила белән элемтәгә кердем. Янәсе банктагы артык акчабызны фатир алуга тотасыбыз килә, Әлмәт өчен иң кулай вариантларны эзлибез.

- Күчемсез милек алу кайсы гына вакытны алма, отышлы инде ул. Фатир яки йорт булдыруны мин иң табышлы валюта дип саныйм. Хәзер илдәге икътисади кризис белән бәяләр бераз түбәнәйде, алып куйсагыз бик яхшы булачак. Әлмәттә иң яхшы район дип "Могҗизалар кыры" санала. Биредә фатирларга бәя дә чагыштырмача югары түгел, теләсә кайсы вакытта сатарга куйсагыз тиз арада китәчәк. Аеруча ул микрорайондагы 5 катлы лифтсыз йортлар яхшылар рәтендә йөри - җылы, ТКХ түләүләре түбән. Үзем дә шуларның берсендә яшим. Алганыма үкенмим. Гомумән, шәһәр кайсы якка үсә шуннан фатир алырга кирәк. 1 нче поселокта бәяләр түбән булса да, мин аны яратмыйм. Берсе өстендә берсе урнашкан йортлар, әйләнә-тирәсе дә чиста димәс идем. Суны да анда ешрак бетерәләр, - дип киңәш бирергә ашыкты танышым.

Ә менә "Яшьлек" микрорайонын ул мактамады. Ашыгып төзелгән йортларның сыйфатыннан бөтен кеше зарлана икән. Байлар аннан фатир алып карыйлар да, аннан кая эләкәннәрен тиз аңлап, сату ягын кайгырталар булып чыкты. Тимерязов, Чехов, Радищев һәм тагын берничә урамда төзелгән элиталы йортларга тел-теш тидерерлек түгел. Басу кадәр бүлмәләр өчен коммуналь түләүләргә акчаң җитсә - бирегә рәхим ит!

Бәяләргә килгәндә хәзерге вакытта бер бүлмәле фатирны 1 миллион 350 мең сумга, ике бүлмәле яхшы фатирны 2 миллион сумга сатып алып була. Йортларга килгәндә аларын язын алу отышлы, төзексез коммуникацияләрне, юлларны бары шунда гына күреп була.

Менә шундый хәлләр бүген күчемсез милек базарында. Атлаган саен йортлар төзелә, кемдер сата, кемдер ала. Дөньядагы иң кыйммәтле шәһәр - Мәскәүдәге кебек алданучылар, өлешле төзелешкә миллионлаган акчаларын салып, еллар буе фатирларын дәгъвалап йөрүчелер, кара риэлторлар булмаса да, фатир сатканда да, алганда да зиһенле булыгыз. Риэлторларның кыска гына вакыт эчендә зур керем алучылар икәнен онытмагыз!

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса