Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сырганак яман шештән булыша

Майның һәм каротинның икесенең бергә булуы сырганак җиләкләрен рак авыруларына каршы көрәшүдә гаять нәтиҗәле дәва ясый.

Каротин — майларда эрү үзлегенә ия витамин, шуңа күрә ул сырганак җиләкләрендә эрегән хәлдә була. Кайбер илләрнең галимнәре соңгы елларда каротинның рак күзәнәкләре үсешен туктата торган табигый тормоз булуын ачыклаган. Тәүлеккә 6 миллиграмм шушы витамин профилактика өчен бик җитә.

Витаминнар җыелмасы буенча сырганакка җиткән үсемлекләр юк. Ә сырганак мае исә могҗизалар тудыру кодрәтенә ия. Аның белән кояшта пешкән урыннарны, пешкән җирләрне, өшүләрне, начар төзәлә торган яраларны, тире туберкулезын, колак, тамак һәм борын шешләрен, тимрәүне, гиповитаминоз һәм авитаминозларны , күз авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар. Үңәч рагына нур терапиясе ясаганда да, сырганак маен билгелиләр. Ул авыртуны туктату һәм башка бик күп шифалы үзлекләргә ия.

Ләкин сырганак мае барлык кешегә дә файдалы түгел. Мәсәлән, аны холецистит белән авыручыларга, ашказаны асты бизе белән изаланучы өлкән кешеләргә эчәргә ярамый.

Сырганак мае гайморитның кайбер формаларын дәвалаганда да яхшы чара исәпләнә. Аны шулай ук дәвамлы фарингиттан һәм ларингиттан да тәкъдим итәләр. Йоткылыкның лайлалы катламын сырганак мае сеңдерелгән мамык тампон белән майлау һәм сырганак мае белән ингаляция ясау нәтиҗәсендә 10-12 көннән соң авырулар үзләрен бик әйбәт хис итә башлыйлар (ингаляция ясаганда, бер сеанс 15 минут дәвам итә).

Пародонтитны дәвалаганда, казналарга сырганак мае белән чылатылган җеп куела.

Сырганак мае ясар өчен согы белән бергә җимешнең сусыл өлеше чистартып киптерелгән җимешләр һәм сырганак түбе (җиләкләрнең суын сыгып алганнан соң калган кипкән түп) файдаланыла. Сырганак маена җимешләр аеруча бай була.

Сок сыга торган җайланма ярдәмендә сырганак җимешләренең согын сыгалар, пыяла яки эмаль савытка салганнан соң, һәр литр сокка 0,5 кг исәбеннән шикәр комы өстиләр. Бүлмәдә 2-3 тәүлек тоталар. Бертөрле баллы масса тондырыла, майлы фракцияләр өскә калкып чыга, төптә алтынсу төстәге сок кала. Катламнарга бүленүне тизләтү өчен, сок салынган савытны сулы зуррак савытка утыртып кайнаталар.

Температура күтәрелә барган саен соктан май катламы бүленү арта һәм 75 градуста иң югары ноктага җитә. Температураны тагын да күтәрү эшнең нәтиҗәсен киметә. Шуңа күрә чистартылмаган сокны 60-80 градуска кадәр җылыту гына майлы масса бүлеп алуны яхшырта.

Өскә күтәрелгән майны җыялар. Ул тәмле була. Сокны суыткычта саклыйлар яки шундук эчәләр, ә түпне, ишекләрен ачып куеп, 60 градус җылылыктагы духовкада киптерәләр.
Болай иткәндә, җимеш маеның 50 проценты чыгып бетә.

Май куерак булсын өчен экстракция ысулын файдаланалар. Кипкән түпне яки кипкән җимешләрне кофе ваклагычында тарттыралар. Вакланып беткәч, пыяла яки эмаль савытка салалар да түптән 2-3 сантиметр өстә булырлык итеп үсемлек мае агызалар (зәйтүн мае яхшырак). Препарат чистарак булсын дисәгез, пастеризацияләнгән май кулланырга кирәк. Шуңа күрә аны башта 90 градуска кадәр җылыталар, аннары 50 градуска чаклы суыталар да өстенә түп салалар. Катнашманы бүлмәдә 8-10 көнгә караңгы урынга куялар һәм әледән-әле болгатып торалар. Даими рәвештә 60 градус чамасы температура саклау өчен, катнашманы термостатка кую мөмкинлеге булса, җитешү вакыты ике көнгә кыскара.
Майны киндер тукыма яки ике кат марля аша сөзәләр һәм аңа яңа түп өстиләр, ә файдаланылган түпкә яңа үсемлек мае агызалар. Май катнашмасында чын сырганак мае микъдарын күтәреп, моны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.

 

 

 

http://Игелек.ру

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса