Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сөйгәне тарафыннан кире кагылган бер егет асылынып үлгән

Түбән Камада сөйгәне тарафыннан кагылган бер егет язылышмыйча гына яшәгән хатынының ишегалдында асылынган.

Яшьләр бергә берничә ел яшәгән булган. Гыйнвар аенда кыз егетнең спиртлы эчемлекләр куллануыннан туеп киткән булган. Тирә-яктагылар егетнең тиз кабынып китә торган булуын, хәмер кулланганда көтелмәгән гамәлләр дә кылырга мөмкинлеген әйткәннәр. Егет аерылышуны авыр кичергән, кызга мөнәсәбәтләрне яңартырга тәкъдим итеп торган. Шушындый ук сөйләшү егет бауга менәр алдыннан да кабатланган. Чираттагы баш тарту булгач, ул элеккеге кызына хат язып, әгәр кире кайтмаса, үз-үзенә кул салачагын әйтеп смс җибәргән. Шулай итеп ул якты дөньядан китеп барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса