Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Суши, роллы ясап сатып ятканнар. Кайда дисез...

Суши, роллы җитештерү буенча әлеге законсыз цехка җир участокларыннан ничек файдалануны тикшереп йөргәндә тап булалар.

Аны Алабугада яшәүче берәү төзелеп бетмәгән йортның подвалында ачып җибәргән була. Пешекчеләрнең медицина кенәгәләре юк, кухняда антисанитария. Тикшерүчеләр килгәнен күреп алгач, хезмәткәрләр кайсы кая таралыша. Өстәлләр пычрак, якында гына бәдрәф ясаганнар. Ризыклар теләсә кайда аунап ята. Раковина пычрак савыт-саба белән тулган. Менә шуннан соң суши-роллыга телефон аша заказ бир. Кайда ясап китергәннәрен дә белмәссең, валлаһи.

Бу хакта "Эфир24" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса