Сугыш ветераны тереләй янып үлгән
Өлкән яшьтәге ирнең мәетен коткаручылар кухняда табып алганнар.
Күршеләре сөйләвенә караганда, ветеран ялгызы яшәгән, көн дә янына туганнары килеп йөри торган булган. Кич белән, күрәсең, янында бер кеше дә булмагандыр. МЧС хезмәткәрләре әйтүенә караганда, кухняда җиһазлар исән, стеналарда да яну эзләре юк. Димәк, ветеран газ плитәсе янында торганда аның өстендәге киемгә ут капкан һәм ул утны үз көчләре белән сүндерә алмыйча тереләй янып үлгән. Кызганыч...
Бу хәл Кичә Казанның Декабристлар урамында булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа