Әлмәт таңнары

Суган иленә сәяхәт. Ничек яшисең, Елховой?

Елховой авылының барлыгын раслаучы беренче документлар 1748 елга карый. Кайбер мәгълүматлар буенча ул башта Иске Баргаҗ дип аталган.

Авыл елга буендагы болынлыкта урнашып, тирә-ягын зирек куаклары үскән калкулыклар уратып алган булган. Шуңа да авылны җир үлчәүче урыслар Ольхово дип йөртә башлап, атама тиз арада татарлашып авылга ябышып та кала. Шулай итеп, Елховой авылы 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенә карый. 18 нче гасыр урталарына кадәр Елховой базары тирә-як авыллары арасында дан казана. Хәер, данлыклы базар әле дә сафта.

Авылның бүгенгесе дә үткәненнән ким түгел. Илебезгә күренекле язучылар, медицина, химия, физика-математика, икътисад фәннәре кандидатлары, атказанган авыл хуҗалыгы, нефть һәм газ сәнәгате, төзелеш һәм транспорт хуҗалыгы, мәдәният хезмәткәрләрен биргән Елховой районда иң эре авыл җирлекләренең берсе. Биредә 362 торак пункт исәпләнә, 900 гә якын кеше яши. Урта белем бирү мәктәбендә 172 бала белем ала, "Күбәләк" балалар бакчасында өч төркемдә 62 бала йөри. Моннан тыш, биредә 8 азык-төлек һәм көндәлек көнкүреш товарлары кибете, банк филиалы, мини-пекарня эшли.

Дәүләт программалары - авылның киләчәге

Елховойда Татарстан һәм Россиядә гамәлгә куелучы программалар уңышлы гына эшләп килә. 2012 елда табиблык амбулаториясе капиталь төзекләндерелә. Ул Татарстанда халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү программасы кысаларында һәм нефтьчеләр ярдәме белән мөмкин була.

2013 ел халкыкны 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йортлы итә. Республикадан каралган финанс ярдәменнән тыш авыл халкының тырышлыгы да зур була бу эштә.

- Безнең халык бик тырыш, уңган. Объектны төзеп бетереп вакытында тапшыру өчен бергәләп эшләргә туры килде, - дип искә ала авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова.

Реклама

Республика программалары кысаларында һәм "Татнефть" ААҖнең финанс ярдәме нигезендә ел саен Елховойда су линияләре алыштырылып тора. Билгеле, бу кадәр зур авылда аны берьюлы эшләп булмый, шунлыктан урамы-урамы белән эш йөртергә туры килә.

- Авылыбыздагы иң зур проблема - юллар мәсьәләсе. Аларны кичекмәстән ремонтлыйсы бар. Бу өлкәдә шулай ук эшлибез. Читтә яшәүче авылдашларыбызның ярдәмен дә тоеп яшибез. Мисал өчен, әле быел гына Шамил Димөхәммәтов 700 метр каберлек тирәсен тимер коймалар белән әйләндереп алды. Бертуганы Рамил белән тагын 500 метр озынлыкта су линияләрен яңартырга да вәгъдә бирде. Башкалар да изге эштән калышмый, бәйрәмнәр дә авылдашларыбыз ярдәме белән оештырыла, - ди Дания ханым авылдашларына ярдәмләшеп яшәгән елховойлыларга рәхмәт укый-укый.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасына да тиешле игътибар бирелә авылда. Бүген биредә 342 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны азык белән тәэмин итүдә пай җирләре өчен һәрдаим бирелүче печән, фураж да ярап куя торгандыр.

- Авылда яшьләребез күп безнең. Эшче яшендәге 141 кеше теркәлгән Елховойда. Күпчелеге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү программалары кысаларында бирелүче кредитлар алды. Соңгы биш елда аларның күләме 25 миллионга якын. Кемдер шул акчага мал-туар алды, кемдер техника яңартты, каралты-кура төзеде. Әфләтуновлар гаиләсе 5 баш сыер, Шәгүновлар 4 баш сыер асрый. Икешәр баш сөтлебикә асраучылар да күп бездә, - ди авыл башлыгы.

Райондагы "Ак канат" оешмасыннан ел саен казлар алып симертүчеләр дә байтак икән биредә. Хәер, аңа гаҗәпләнәсе юк. Шушма буена сыенып утырган Елховой бу кәсеп өчен менә дигән урын.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: