Әлмәт таңнары

«Суда йөзүче» автобус пассажирларын кем коткарган?

Казанда булган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә башкаланың күп кенә урамнарын һәм ишегалларын су баскан.

Җәмәгать транспорты шоферларына аеруча авырга туры килгән. Автомобиль капоты астына эләккән су транспортның хәрәкәт итү мөмкинлеген чикләгән.

Маршрут автобусларының берсендә баручылар су тулы урам уртасында туктап калганнар. Бәхетләренә, аларны чит ил машинасы хуҗасы коткарган. Ул таккыч тагылган машинасы белән автобуска якынлашкан һәм пассажирларны коры җиргә кадәр чыгарып куйган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: