Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Су басканнарга ярдәм

Узган пәнҗешәмбе көнне язгы ташу вакытында күзәтелгән су басу нәтиҗәләрен бетерү темасына багышлап район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.А.Богданчиков рәислегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Быелгы апрель ае язгы ташудан зыян күргәннәрнең дә, алар өстенә килгән бәхетсезлекнең шаһиты булырга туры килгәннәрнең дә хәтерендә бик озакка сакланыр, мөгаен. Өлкәннәр әйтүенчә, мондый су басу 30 ел элек күзәтелгән. Н.А.Богданчиков табигать бәла-казасының беренче көненнән үк ашыгыч чаралар күрелә башлавын искә төшерде, һәр службаның, шул исәптән газчыларның, энергетикларның оператив эш итүен, предприятиеләрнең ярдәмнән баш тартмавын билгеләп үтте. "Тыгыз элемтәдә торып эшләү нәтиҗәсендә бу чорда бер генә гадәттән тыш хәл дә булмады", - диде Николай Алексеевич һәм су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Су баскан урамнарда бүген дә эш бара. Н.А.Богданчиков әйтүенә караганда, 279 машина кара туфрак китерелгән. Заявкалар әле дә булып тора. Яраксыз хәлгә килгән әйберләр, йорт кирәк-яракларын түгү өчен 83 рейс ясалган. Килгән зыянны ачыклау буенча 25 бригада эшләгән.

Бүген бу бәхетсезлеккә юлыккан гаиләнең һәрберсен финанс ярдәме ничек һәм ни рәвешле булыр икән дип борчый. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары С.А.Дудкин финанс ярдәменең закон тарафыннан каралганлыгын, аның халыкны табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турындагы федераль закон тарафыннан регламентлануын җиткерде. Чыгышта ассызыкланганча, ярдәм күләме Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2008 елның 13 октябрендә чыгарган 750 нче карары белән билгеләнгән. Матди ярдәм РФның резерв фондыннан бюджет ассигнованиесе бүлеп бирү рәвешендә күрсәтелә. Бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәм бер кешегә 10 мең сумга кадәр каралган, тик ул гаилә буенча тулаем алганда 50 мең сумнан артып китәргә тиеш түгел. Әлеге акча зыян килгән торак бинаны торгызу өчен бирелә. Моннан тыш кешеләргә беренче кирәк-яракларын югалту уңаеннан да акчалата ярдәм каралган. Сергей Анатольевич милкен өлешчә югалтканнарга кеше башына 50 мең, тулысынча югалтканнарга шулай ук кеше башына 100 мең сум акча каралуын хәбәр итте. Искәртелгәнчә, су басудан зыян күрүчеләрнең исемлеге әзер, андыйлар 1508 кеше исәпләнә, барлык мәгълүматлар миграция службасы, Росреестр, БТИ белән чагыштырылган. Документларны туплау эше дә тәмамланып килә икән, әмма зыян күрүчеләрнең 1362 се генә паспортларының күчермәсен биргән. Шул ук вакытта матди ярдәм алу өчен йортларны тикшерү акты, фотосурәтләр, паспорт күчермәләренең булу мәҗбүри. Финанс ярдәме резерв фондыннан акча күчерү белән күрсәтеләчәк. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, матди ярдәмгә бары тик әлеге йортларда теркәлеп яшәгәннәр генә өмет итә ала.

Сөйләшүдә МЧС, полиция хезмәткәрләре, экологлар һәм башкалар да катнашты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Р.Х.Низамов вертолет белән дә, болай да барлык җирне карап чыгуларын, Карабаш якларында да булуларын әйтеп, нефтьчеләрнең бу чордагы сынауны "5"легә үткәрүләрен әйтте. Яз нефтьчеләр өчен куркыныч вакыттан санала. Быел да нефть агулар, торба ярылулар күзәтелмәгән. УПТЖ ППД начальнигы Г.А.Федотов Карабаш сусаклагычының моннан 50 ел элек нефтьчеләр өчен төзелүен, аның күләменең 52,6 миллион кубометр тәшкил итүен хәбәр итте. Сусаклагычны РГТИ һәм прокуратура да тикшергән. Алар гидроузеллар буенча көйләгеч чаралар дөрес башкарылган дип тапкан. "Карабаш беркайчан да су басуларга сәбәпче булмады, киресенчә, ул эрегән кар суларының яртысын үзендә тота", - диде Г.А.Федотов. Чыгышта сусаклагычны төзек хәлдә тоту өчен ел саен 30 миллион сумга кадәр акча тотылуы да искәртелде.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250