Әлмәт таңнары

Студентлар авылдагы һәйкәлне мыскыл иткән

Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентларына карата хәзер җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

Кутлушкино авылында урнашкан Бөек ватан сугышы солдатлары һәйкәле каршында егетләр сыра эчеп фотосессия оештыра. Әле ул гынамы, алар хәтта солдатның авызына сыра шешәсе "каптыра". Бу фотоларны "батыр" егетләр социаль челтәрдәге авыл төркеменә элә. Чистай прокуратурасы бу фотоларга тап булып, аларны вандаллар эшенә тиңли. Хәзер аларга бу эшнең нинди ният белән башкарылуын ачыкларга туры киләчәк.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: