Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Спорт җанатарларына хәзер яңа кагыйдәләр буенча яши башларга туры киләчәк

20 гыйнвардан Россиядә «җанатарлар турындагы закон» үз көченә керә.

РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган «Рәсми спорт ярышларын үткәргән вакытта тамашачыларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре» нигезендә хоккей, футбол, волейбол, баскетбол һәм башка төр спорт ярышларын караучыларга иң беренче чиратта җәмәгать урынына аек булмаган, наркотик кулланган яки токсик агулану хәлендә килергә, үз йөзләрен битлек астына яшерергә, капюшон белән капларга, тирә-юньдәгеләрне мыскылларга, ямьсез сүзләр кычкырырга, төрле әйберләр (әйтик, пластик стаканнар, шешәләр һ.б.) ыргытырга, африканнар вувузелаларын һәм башка тынлы уен коралларын акыртырга, тәннең интим өлешләрен чишенеп күрсәтергә ярамый. Үзең белән мегафон һәм барабан, шулай ук зур баннерлар һәм флаглар алып керү дә рөхсәт ителми. Аларның барысын да ярышларны оештыручылар белән килештергәннән соң гына алып керергә була. Фанатлар атрибутикасында чит телдә язылган сүзләрнең дә русчага тәрҗемәсе (нотариус тарафыннан расланган) булу зарури. Әлеге кагыйдәләргә буйсынмаучыларның иң яхшы дигәндә тамашачылар трибунасыннан куылулары күздә тотыла. Ә инде тагын да яманы - аларга 15 мең сумга кадәр штраф салу, җәмәгать эшләренә җәлеп итү яки 7 (!) елга кадәр матчларга йөрү хокукыннан мәхрүм итү. Шул ук вакытта тамашачыларның «үз дәрәҗәсен саклауга һәм яклауга» һәм бушлай бәдрәфкә керүгә хокуклары саклана. Сүз уңаенда әйткәндә, Татарстанда мондый кагыйдәләр узган елның җәеннән бирле гамәлдә инде. ТР Дәүләт Советы аларны җәйге Универсиада уеннары алдыннан кабул итте. Спорт җанатарлары яңа кагыйдәләргә буйсынырмы - анысын киләчәк күрсәтер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250