Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Спиртлы төнәтмәләр даруханәләрдә рецептсыз сатылачак

Сәламәтлек саклау министрлыгында таралар зурлыгын һәм бер кулга бирелүне чикләү чарасы җитәрлек дәрәҗәдә дип тапканнар.

Боярышник һәм пустырникны элеккечә рецептсыз сатып алып булачак. Хөкүмәттә аларны рецепт бланклары белән сату идеясеннән баш тартканнар. "Российская газета"га ул мәгълүматны вице-премьер Александр Хлопонинның алкоголь һәм спирт катнаш сыеклыклар әйләнешен контрольдә тотучы рәсми вәкииле Наталья Платонова раслаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында таралар зурлыгын һәм бер кулга бирелүне чикләү чарасы җитәрлек дәрәҗәдә дип санаганнар.

Инде медицина өчен кулланудагы дару препаратлары исемлеге, чикләнгән тара күләме расланган. Исемлек белән приказ хокук мәгълүматы рәсми интернет-порталында басылган.

Искәртеп үтик, соңгы биш елда таралар күләмен чикләү кирәклеге буенча төрле мәйданнарда фикер алышу барды.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса