Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Спиртлы эчемлекләр эчү әлмәтлеләр өчен аяныч тәмамланган

27 октябрьдә Әлмәттә 45 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-ат тоткарлана.

Ул бергәләп алкоголь эчеп утырган үзе кебек үк эшсез 1959 елгы ир-атны кыйнаган булып чыга. Зыян күрүче ачык дәрәҗәдәге баш мие һәм сөяге җәрәхәте белән шифаханәгә озатыла.

26 октябрь кичендә шәһәр читендә урнашкан бакчачылык ширкәтләренең берсеннән Үзәк район шифаханәсенә яшәү урыны билгеле булмаган эче җәрәхәтләнгән 1975 елгы ханым китерелә. Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Красная Горка авылында яшәүче зат кулга алына. Алар арасында каршылык бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланып утырганда чыга, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250