Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Спиннер белән мавыгу зарарлымы?

Бүген балалар арасында яңа кәттә уенчык таралып килә. "Спиннер" дип йөртәләр аны. Ул малайлар, кызлар кулыннан төшмәгән телефон, планшетларга да алмаш булачак дип тә сөйлиләр.


Нәрсә ул спиннер? Соңгы арада бу хакта ялкаулар гына сөйләми бугай. Чит илдән кергән әлеге уенчык гап-гади подшипниктан тора. Аңа агач яисә пластиктан эшләнгән "канат"лар беркетелгән. Спиннер хуҗасы уенчыкны үз күчәре тирәсендә әйләндерә һәм шуңа карап ләззәт ала. Интернет-сайтларда аның бәясе 120 сумнан башлана. Төрле төстәге утлар белән янучы, берничә подшипниктан торучы иң кыйммәтен 4 мең сумга тәкъдим итәләр.

Ул каян килеп чыккан? Спиннер яңалык түгел. Аны 1993 елда ук АКШның Флорида штатында уйлап тапканнар. Кэтрин Хэттрингер шул рәвешле миастения, ягъни мускуллар көчсезлегенә бәйле авырудан интегүче кызына ярдәм итәргә теләгән. Ул елны җәй салкын килгән. Рәхәтләнеп урамда уйный алмаган балага спиннер тоттырганнар. Уйлап табучы уенчыкка авторлык хокукын да рәс­миләштергән. Әмма кызыгып китүчеләр булмагач, яңалык турында онытканнар. Уенчык турында узган ел ахырында данлыклы "Forbes" журналы искә төшергән. Ул, "спиннер һәр офис хезмәткәрендә булырга тиеш", дип язып чыккан. Шуннан башланган да инде.

Спиннер кул моторикасын яхшырта, стресс вакытында тынычланырга булыша, буш вакытны үткәрергә ярдәм итә, ди белгечләр. Шуңа күрә ул телефон, планшетларга да алмаш булачак, дип фаразлыйлар. Ә менә АКШның кайбер мәктәпләрендә бу уенчыкны тыйганнар хәтта. Балалар һәм үсмерләр аның белән шулкадәр мавыгып киткән ки, дәрес турында да оныта башлаган. Ярый әле Русиядә спиннер белән "чирләү" каникул чорына туры килде.

- Бу - шаукым гына, артык борчылырга кирәкми, - ди психолог Алиса Закамская. - Әле күптән түгел генә кызлар, хәтта малайлар арасында да төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр, муенсалар үрү модада иде. Бүген бу шөгыль онытылып бетте диярлек. Интернет, социаль челтәрләр алга киткән заманда моның ише мавыгулар гадәти хәл. Спиннер нерв системасын тыныч­ландыра дигән фикер белән килешәм.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса