Реклама
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре бер төркемнең синтетик наркотиклар сату белән шөгыльләнүен белеп ала.
Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә хокук сагында торучылар төркем әгъзаларын ачыклый. Болар Ростов өлкәсендә туып-үсеп, хәзерге вакытта Казанда яшәүче 30 яшьлек һәм Кемероводан килеп Казанда вакытлыча яшәүче 27 яшьлек егетләр булып чыга.
Беренчесе наркотикларның зур партияләрен (100-500 грамм) ала һәм алга таба аларны вак партияләргә бүлә (5-50 грамм). Вак партияләрне яшерен урыннарга икенчесе тарата торган була.
Оперативниклар икесен дә җинаять урынында кулга алалар. Икесе дә сак астына алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа