Әлмәт таңнары

Спасс ярминкәсенә әлмәтлеләр дә әзерләнә

Ел да Алабугада зур Спасс ярминкәсе уза.

Быел ул 31 июльдән 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Һәр көнне ярминкәдә төрле чаралар каралган. Беренче көнне Тольяттидан килгән аккордеончылар фестивале булырга тиеш. Төп сәхнәдә кыңгыраулар чыңы фестивале дә узачак.

Икенче көнне "Спасс алпавыты" бәйгесе була. Көн дә ярминкәләр 9 дан кичке 10 га чаклы эшләячәк. Ярминкәгә үзләренең кул эшләре белән әлмәтлеләр дә барырга җыена.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: