Әлмәт таңнары

Солдат зирәклеге (Курск бәрелешенең 70 еллыгына)

Бу хәл 1943 елның июнендә Орел-Курск дугасында булды.

Безнең укчы полк Орел өлкәсенең Залегошь тимер юл стан­циясе аша агучы Неручь елгасының сул ярын­да оборонада тора. Окопларыбыз елганың түбән ярында, сай, су чыкканга, тирән казыр­га ярамый. Немецлар югары ярда урнашкан, аннан безнең траншеялар яхшы күренә. Окопларда бары тик төнлә генә хәрәкәт итәргә мөмкин, чөнки немец снайперлары хәрәкәт итүче бөтен нәрсәгә аталар. Көн­дезләрен сугышчылар немецларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен яшеренеп күзәтеп утыра. Төннәрен дошманның ут ноктала­рын яхшырак күрер өчен зигзаг сыман окоп­лар казуны дәвам итәбез. Иртәнге ашны таң атканчы ук термосларда китерәләр, ә кичке­сен - кояш баегач.

Көн дә иртән бер үк вакытта безнең пози­ция миномет утына тотыла иде. Блиндаждагы солдатларга миналар зыян китермәде. Һәр кич саен немецлар ягыннан куәтле радиоҗайланма рус телендә хәбәрләр биреп тора. Без­нең сугышчылар әлеге җайланмага "брехомет" дигән исем кушты. Гитлерчылар безнең солдатларны һәм офицерларны алар ягына күчәргә өндиләр. Моның өчен нәрсә генә вәгъдә итмиләр: оҗмахтагыдай тормыш, байлык...

Шул вакытта рота командиры лейтенант Коноваловның башына гитлерчы "трубодурлар"ның арт сабакларын укытырга дигән идея килә. Аның планын рота командованиесе дә хуплый. Төнлә, җаен туры ките­реп, командир немецларга дошман ягына күчүче сыйфатында кече лейтенант Данилов­ны җибәрә. Данилов безнең ротага дивизия­нең политотделы тарафыннан шуның өчен махсус килә. Аның һәрбер адымы бөтен нечкәлекләре белән уйланыла һәм планлаштырыла. Груздев исеменә солдат кенәгәсе дә бирәләр, рядовой киемен кидерәләр. Ка­раңгы төшү белән Данилов-Груздев дошман лагеренда була. "Дошман ягына күчүче"не та­за гына, борынында сөяле булган немец офи­церы сораштыра башлый. "Дошман ягына күчүче", башын тилегә салып, немецларның юкка кан коймаска дигән өндәвенә ышанып, сөенә-сөенө руслардан качтым, ди. Имеш, бик күп совет сугышчылары аның кебек эшләргә тели, тик радиоҗайланма аша бер төрле вәгъдә биреп, чынбарлыкта барлык дошман ягына күчүчеләрне юк итәчәк немец­лар белән куркыталар икән комиссарлар. Үзе­нең тугрылыгын раслау өчен Груздев икенче төнне 12 солдатны алып килергә вәгъдә итә. Тик немецлар бик яхшы кабул итәргә тиешләр.

- Гут! Гут! - дип шатлана фашист.

Уңышлы пропаганда операциясе өчен бүләкләр һәм башка төрле өстенлекләрне һич тә кызганмыйча мулдан бирәчәкләренө ышан­дырып, фашистлар Груздевны шул ук төнне юлга җибәрә. Аңа мина кырында хәвефсез араны күрсәтәләр, алгы сызыкта яңадан оч­рашу вакыты һәм урыны турында сөйләшеп куялар. Дошман ягына күчүчеләрнең барысы да Груздев белән траншеялар янына җиткәч, немецлар янына кулларын күтәреп барырга тиешләр.

Икенче көнне тулысынча һәм кичен рота командованиесе Данилов-Груздев белән иң кыю сугышчылар арасыннан махсус сайлап алынган "дошман ягына күчүчеләр"не әзерләде. Тылда урнашкан барлык артилле­рия һәм оборонаның алгы сызыгындагы пуле­метлар командование боерыгы белән тулы­сынча сугышчан әзерлеккә китерелде.

Елга өстеннән томан тарала башлауга не­мецлардан илле адым ераклыкта үлән эченнән 12 сугышчы, әйтерсең лә диңгездән чыккан кебек, траншеяның немецлар күрсәт­кән ягына таба юнәлде. Анда полк команди­ры җитәкчелегендә бик күп кенә фашист офи­церы җыелган иде. Русларның массакүләм рәвештә әсирлеккә төшүен сурәткә алу өчен югарыдагы командование кинооператорла­рын да алып килгән.

Дошманга кадәр 20-25 адым кала. Кинәт сугышчыларыбызның күтәрелгән кулларын­нан 12 граната "лимонка" оча һәм фашистлар белән тулган траншеяда шартлый. Алар ар­тыннан тагын ун граната оча. Якындагы пуле­мет расчетлары, кинооператор, бик күп сол­дат һәм офицер юк ителде. Җилкәләренә са­лынган плащ-палаткалардан автоматларын алып, "дошман ягына күчүчеләр" пулялар яңгыры белән яшен тизлегендә немецларны тар-мар итәләр һәм дошманның югалып калу­ыннан файдаланып, үзләре белән дошман пу­леметын һәм граната кыйпылчыгыннан зыян күргән, әле төшерелеп бетмәгән тасмасы белән кинокамераны эләктереп, кирегә китәләр.

Әлеге очрактан соң фашист "брехомет"ы тынып калды, ә зыян күргән полкны фашист командованиесе алгы сызыктан алып, башка­сына алыштырды.

Сугышчыларыбыз шулай итеп гитлерчы­ларның арт сабакларын укытты. Бу операциядән соң фашистлар турында күпме мәзәк барлыкка килде. Бу солдатларыбызның рухын күтәрде, алдагы һөҗүмнәргә әзерләде.

Ниҗад ШӘҢГӘРӘЕВ

250 нче укчы дивизиянең 918 нче

укчы полкы сержанты

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: