Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Соңгы 13 елда Әлмәттә ВИЧ-инфекцияле әниләрдән 260 сабый дөньяга килгән

"ВИЧ-инфекция проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Безнең илебездә һәр 7 минут саен 1, ә Татарстанда атнасына 30 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланып тора.

Бу мәсьәлә айга бер тапкыр служба җитәкчеләре белән уздырыла торган эшлекле киңәшмәдә дә тикшерелде.

Әлмәт СПИД-үзәге 10 районга һәм җәзаларны үтәүнең 2 учреждениесенә курьерлык итә. "Без республикадагы ВИЧ-инфекциялеләрнең 30 проценттан артыгына хезмәт күрсәтәбез. Арада Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск әлеге авыру буенча республикада беренче урын алып тора", - диде СПИДны профилактикалау, аңа каршы көрәш һәм йогышлы авырулар буенча республика үзәгенең Әлмәттәге филиалы баш табибәсе Раушания Усманова. Дөрес, Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда бераз җиңел суларга була. Мәсәлән, Самара, Саратов, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә хәл тагын да киеренкерәк һәм алар илнең бу җәһәттән иң имин булмаган 11 төбәгенә кертелгән. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел әле. Барлык службаларның уртак тырышлыгы белән 2001 елда булган кискен кютәрелешне киметергә һәм бераз тотрыклыландырырга мөмкин булган. Ләкин 2006 елдан инфекциянең икенче күтәрелеше башланган. Раушания Усманова моның сәбәбе итеп ВИЧ-инфекциянең озак вакыт бернинди билгесе булмавы һәм эпидемиянең беренче елларында ук авыру йоктырганнарда аның хәзер ачыклана башлавын аңлатты. Әлмәттә 106 ВИЧ-инфекцияле теркәлгән. Моннан тыш башка төбәкләрдән килүчеләрдән өч, җәзаларны үтәү учреҗдениеләрендә булучыларнан 11 кешедә авыру ачыкланган. Агымдагы елда 27 ВИЧ-инфекцияле теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк. Шулай ук берәр очрак төрмәдә утыручыда һәм Үзбәкстан кешесендә ачыкланган. Үзбәк иленә кайтарып җибәрелгән.

Соңгы елларда авыру йоктыручыларның яше үзгәрә төшкән - яшьләрне урта яштәгеләр, зурлар алыштырган. 30 яшьтән өстән булганнардан алып хәтта 74 яшькә җитеп килүчеләр арасында да күзәтелә замана чире.

Авыруны элек күбрәк шприц, ягъни наркотикларны кан тамыры аша керткәндә "эләктергән" булсалар, хәзер аны җенси юл белән йоктыру артып киткән.

2000 елдан башлап районда ВИЧ-инфекцияле әниләрдән 260 сабый дөньяга килгән. Аларның 19 ында инфекция булу расланган, ә 182 бала исәптән төшерелгән. Калганнары яшь ярымга җиткәнче күзәтү астына алынган.

Табиблар СПИДка каршы нәтиҗәле көрәш бары тик профилактика дип саный. Алар фикеренчә, хезмәт коллективларында да әлеге эшне алып баруны арттырырга кирәк. Әлбәттә, барысы да иң беренче чиратта кешенең үзеннән тора. ВИЧ-инфекциядән котылу чарасы булмавын һәркем белергә тиеш.

Ирина Апачаева

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250