Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сәнәгать мәйданчыкларына ярдәм килә

Татарстанда технопарклар, бизнес-инкубаторлар, индустриаль парклар үсеше темасына багышланган брифинг узды.

Анда хәбәр ителгәнчә, республиканың муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать мәйданнарын булдыру һәм аларны үстерү буенча эш быел да дәвам итәчәк. Бүгенге аларда төрле әзерлек дәрәҗәсендәге 53 сәнәгать мәйданчыгы эшли, 6 индустриаль парк, 9 технопарк һәм 5 бизнес-инкубатор исәпләнә. Аларның резидентлары тарафыннан узган ел 95 млрд сум күләмендә керем алуга ирешелгән. Агымдагы елда район һәм шәһәрләрдәге сәнәгать мәйданчыкларында тикшерүләр оештырылачак. Мондый карарга эш сүлпән алып барылган төбәкләргә ярдәм итү максатыннан киленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250