Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Скиммер» белән акча эшләүчеләрне тоттылар

Банкоматларга «скиммер» дип атала торган җайланмалар куеп, кешеләрнең банк счетларыннан акча урлаучы егетләрнең эзенә төштеләр.

29 ар яшьлек Галиев Ренат, Бурцев Николай һәм 31 яшьлек Бәдретдинов Шамил 2013 елның июлендә банкоматларга «скиммер» урнаштырырга карар итәләр. Шушы юл белән алар Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә 78 кешенең счетыннан 860 мең сумнан артык акча үзләштерәләр.

Моннан тыш, 2012 елда Бәдретдинов белән Галиев поезд проводнигы аша «скиммер»лар салынган посылканы иптәшләренә җибәрмәкче булалар. Полицейскийлар аларның бу гамәленә киртә куя.

Әлегә иптәшләре Сергеев эзләүдә. Аңа карата халыкара эзләү игълан ителгән. Тотылган егетләрнең эшен суд тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса