Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Синоптиклар җәйнең беренче көненә һава торышының ничек булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде.

31 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, җиңелчә. Төнлә минималь һава температурасы - +2..+7; көндез максималь температура +13..+18 градус булыр дип көтелә.

1 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан, уртача. Шул ук вакытта иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар. Җәйнең беренче көнендә төнге минималь температура - +5..+10, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/29/141507/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса