Әлмәт таңнары

Синоптиклар җылы һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте

Россиянең үзәгендә җылы һава торышы озак ялларның азагына кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта Гидрометүзәкнең һава торышын фаразлау бүлеге мөдире Александр Голубевка сылтама белән "Российская газета" яза.

Мәскәүдә 22 градус тирәсе булачак, үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Бәйрәмнән - 12 июньнән соң һава торышының түбәнәюе көтелә.

Кырымда, киресенчә, салкынча. 18-23 градус. Курорт төбәге саналган Кырым өчен бу түбән температура санала. Өстәвенә ярымутрауда көчле җил көтелә. Курорт регионнары булган Краснодар белән Ставрополь крайларында да һава торышын ял итәргә уңай дип әйтеп булмый - анда яңгырлар көтелә.

Идел буе округында яңгырлар, температура 18-23 градус. Көньяк Уралда 19-24 градус.

Россиядәге иң җылы һава Красноярск крае һәм Байкал күле төбәгендә. Температура 24-29 градус, дөрес, яңгырлар да бар. Иркутск өлкәсендә 27-32 градус, Байкал арты краенда - 30-35 градус.

http://intertat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    1694 кеше тавыш бирде