Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Синоптиклар, якшәмбегә җылытачак, дип фаразлый

Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге ял көннәренә һава торышы турында мәгълүмат җиткерде. Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр булуы көтелә. Температураның еш үзгәрүе сәбәпле юлларда бозлавын хасил булуы ихтимал.

22 апрель көнне республика шәһәр-районнарында аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнчыгыштан килүче һава агымы белән алмаша ала. Төнлә һаваның иң түбән температурасы -1..-6 градус булса, көндезен +1..+6 градус җылы булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак.

23 апрель төнендә күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә. Көндез исә явым-төшем урыны белән генә һәм аз күләмдә булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һаваның температурасы -2,+3 градус булса, көндезгә җылытачак - +8..+13 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса