Әлмәт таңнары

“Сине үзебездә калдырсак, үләрсең дип курыктык, улым” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Танышым сөйләгән әлеге гыйбрәтле вакыйганы укучыларга да җиткерим дип, кулыма каләм алдым әле.

- Мине Бөгелмә шәһәренең тимер юл вокзалыннан табып алганнар, - дип сүз башлаган иде танышым, мине бик нык әсәрләндереп. - Әнкәй сугыш башланыр алдыннан гына әткәйгә кияүгә чыккан. Әткәйне сугышка алганнар һәм, яралангач, җәрәхәтләре төзәлгәнче дип, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Өч айлап өйдә яшәгәннән соң кабат сугышка алганнар. Ә бер айдан аның үлүе турында хәбәр килгән. Мин кырык дүртенче елда туганмын. Әнкәй минем белән үз әнисе янына кайткан. Ә әтисе сугышта икән. Әнкәйнең дүрт кыз, ике ир туганы булган.

Туйганчы ашамагангадыр инде, әнинең сөте булмаган. Әбиләрнең сыеры үлгәнлектән, күрше карчыгыннан кәҗә сөте алып чыгып, миңа шешәдән шуны имезгәннәр. Беркөнне әби әнигә: "Болай яшәп булмый, малай үләр, син аны Бөгелмәгә барып, вокзалда калдыр, шуннан милиция ятим балалар йортына илтеп бирер, ә үзең Ярославльгә торф чыгарырга баручыларга ияреп кит", - дигән. Әнкәй кечкенә арба тартып, авылдан бик ерак булмаган Бөгелмәгә киткән.

Минем куенга Мансур (исемнәрне үзгәрттем) дип язылган кәгазь тыккан. Мин бер җирдә дә теркәлмәгән булганмын. Шуннан мин утырган арбаны вокзал янында калдырып, үзе читтән күзәтеп торган. Бала елаган тавыш ишетеп, кешеләр милиция чакыртканнар. Милиционер арбаны тартып киткән һәм бер йорт ишегалдына кергән. Әнкәй аның артыннан күзәтеп барган. Бу йортта милиционерның күршеләре яши икән, ә күрше хатыны яңа гына бәбиләгән булган. Ул мине имезә башлаган, милиционер: "Әзрәк тынычлангач, кереп алырмын", - дигән. Ул яңадан әйләнеп кергәч исә теге хатын: "Бигрәк жәл, туйганчы ашады да, йокыга китте, минем сөтем күп, ике малай бергә үсәрләр әле, игезәкләр итеп яздырырбыз", - дигән.

Ул елларда бала тугач, кайчан вакытлары була, шунда барып яздырганнар бит. Безне игезәкләр дип теркәгәннәр. Аларның уллары Марат, ә яңа әтием Мөнир, яңа әнием Саимә исемле икән. Яңа әтием сугышка бармаган, сәбәбен белмим, паровозда машинист иде. Үз әнием Маһирә минем турыда кешеләрдән сорашып, хәлемне белешкәч, Ярославльгә киткән.

Бервакыт, Марат белән беренче класста укыганда бер апа безне туктатып, исемнәребезне сорады да, аркаларыбыздан сөеп, икебезгә дә конфет биреп китте. Җиденче классны бетергәнче, шул апа очрап, безгә прәннек йә конфет бирде. Ул минем әни булган икән. Тимер юлга эшкә кергән, үзе белән эшләүче, сугыштан кайткан иргә кияүгә чыккан. Җиденчене бетергәч, без дә Марат белән тимер юл училищесына укырга кердек һәм аны тәмамлагач, машинист ярдәмчесе булып эшли башладык.

Миңа ун яшь тулгач, үз әнием килеп серне ачкан. Мин генә белмәдем. "Мин аны тимер тәгәрмәчле арбада калдырдым, исеме Мансур", - дигән. Ул арба бар иде әле. Марат белән без аңарга утыртып, сеңлебез Әнисәне тартып йөрдек. Моны төрлечә исбатлап торасы да булмаган: мин әниемә бик охшаганмын.

Серне миңа армиягә китәр алдыннан гына әйттеләр. Әллә ничек булып китте: бер чит хатын ничек минем әнием булсын ди инде?! Үз әнием башыннан үткәннәрне миңа елый-елый сөйләде. "Сине үзебездә калдырсак, үләрсең дип курыктык, улым", - диде. Марат белән безне армиягә алдылар, анда игезәкләрне аермыйлар икән. Кронштат крепость-шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт иттек. Үз әнием белән хат алышып тордык, аның кызы да яза иде.

Язмыштыр, ике әнием дә соңгы көннәренә кадәр минем йортта яшәделәр. Өебезне бик зур итеп салган идек, икесе олы бер бүлмәдә бик тату яшәделәр. Безгә балалар үстерештеләр, хатыным да аларны бик яратты. Үз әнием безнең белән - 15, мине үстергәне 10 ел яшәде. Урыннары оҗмахта булсын.

Тыңлады - Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт

http://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки