Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Син бит мөселман хатын-кызы, нигә машина йөртәсең? Мөселманнар бит террорчылар. Нигә дингә кереп киттең? - диделәр миңа»

Шәһәребезнең бер мәктәп директорыннан (хатын-кыз) үземә карата сәеррәк сорау яңгырагач, бу мәкаләмне язмый булдыра алмадым. "Син бит мөселман хатын-кызы, нигә машина йөртәсең?" - диде ул. "Мөселманнар бит террорчылар. Нигә дингә кереп киттең?" - дип тә өстәде.

Беренчедән, Ислам дине кабул ителгәндә машиналар булмаган. Дөя, ат, ишәкләргә атланып йөргәннәр. Яшәү рәвеше ут тизлегендә алга бара. Ишәккә генә атланып йөргән дәверләр артта калды.

Икенчедән, бүген Аллаһы Тәгалә турында хөкүмәт учреждениесендә, мәктәптә сүз башласаң, котлары чыга. Алла бар! Сөйләсәң-сөйләмәсәң дә, ышансаң-ышанмасаң да - бу хак. Телевизордан бер көнне ике тапкыр Советлар Союзы Герое, космонавт Гречко: "Аллаһы Тәгалә бар, аңа ышанырга кирәк. Шулай итмәгәндә, шайтанга хезмәт итәчәксең", - дип әйтте.

Үзем дә ничә ел шайтанга тотынып йөрдем. Кибетемдә спиртлы эчемлек сатылды. Әле ярый упкынга тәгәрәвебезне аңлап ике ел элек бу гамәлемне туктаттым. Тормыш дәвам итә, ачка үлмәдек, яшибез әле.

Мөселман булып, хәрам гамәлләрдән баш тартып яшәүнең бер авырлыгы да юк. Ислам дине дә, башка диннәр дә яхшылыкка гына өйрәтә. Әхлаклы, сабыр, бер-береңә шәфкатьле булырга, гайбәт сөйләмәскә, туганлык араларын өзмәскә куша. Ә дөньяда берәр институтта өйрәтәләрме бу гамәлләргә? Упкын кырыена барып җиттек бит, җәмәгать. Урамда ярымшәрә, тәмәке тартучы, киләчәктә оныкларыбызның анасы булырга тиешле кызга исебез китми, ә озын күлмәк кигән, яулык бәйләгән оялчан кыздан куркып, "террорчыдыр" дип як-якка сикерәбез. Ислам динен террорчылык белән бутау дөрес түгел. Бөтендөнья сугышын да, Бөек Ватан сугышын да мөселманнар башламаган. Җир яралганнан бирле кешеләр бәрелешләргә күтәрелгән. Аңа карап кына дин бетмәгән ич. Әби-бабаларыбыз, татар теле, гореф-гадәтләребез аша йөрәкләребезгә ул дин орлыгы салынган инде. Уйланыйк әле, без балаларыбызны кая алып барабыз? Дөрес яшибезме? Бүген без гомер кичергән җәмгыять башкача тәрбияләнгән, һәркем үзен бик акыллыга саный, институтлар тәмамлый, философия дәресләрен өйрәнә, әмма дин турында белем тупламый.

Тагын бер ялгыш фикер яши күпләрдә: Ислам динен Аллаһы Тәгалә каршында лаеклы кешеләр генә тотарга хокуклы дип фикер йөртәләр. Шәхсән миңа шуның ише сораулар белән еш "төрттерәләр". Әйе, минем гөнаһларым булды, ялгыштым, төзәттем, тагын ялгыштым. Дингә мин бик әйләнчек юллар аша килдем. Беребез дә фәрештә түгел. Адәм баласы шулай яратылган. Вакытында аңлап хаталарны төзәтергә, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга кирәк. Ул - гафу итүче. Кешеләр генә тәкәббер булып, бер-берсен кечкенә гөнаһлары өчен дә кичерә алмый. Ә Аллаһы Тәгалә гөнаһлы эшләргә кире борылып кайтмаганда барыбызны да гафу итә.

Без - мөселман хатын-кызлары шундый ук кешеләр: машина да йөртәбез, эшмәкәр дә, язучы да, ипи пешерүче дә, кием тегүче дә булып эшлибез. Иң мөһиме, тамырларыбызда горур болгар бабаларыбызның каны ага.

Р. Ханнанова

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250