Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сихердән ераклашыгыз, кяферләрдән булмагыз!

«Сөйгәнеңне кире кайтарам», «Дошманыңа бозым ясыйм», «Киләчәгеңне әйтеп бирәм»... Мондый эчтәлекле игъланнар бүгенге көндә буа буарлык.

Тәкъдиме булгач, димәк, ихтыяҗы да бар дигән сүз. Чынлап та, хәзер экстрасенс, күрәзәче, им-том итүчеләрнең хезмәте зур керемле бизнес төренә әверелде. Төрледән-төрле «дәвалаучылар», өшкерүчеләр, сихерчеләр зәңгәр экраннан, газета-журналлардан үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Кемнәр соң алар: ниндидер гайре табигый көчкә ия булган затлармы, шарлатаннармы яисә кеше хакын бозучылармы? Динебез әлеге кешеләр һәм аларның сәер хезмәте хакында ни сөйли?

Әлбәттә, күпчелек очракта гади халык артык уйлап тормыйча бар кайгы-хәсрәтеннән арыну өчен шул күз буучыларга, «әфсен-төфсен» итүчеләргә, бозымнарны дәвалаучыларга ашыга. Нигә соң шулай? Моны халкыбызның түрәләргә, табибларга ышанычы кимү белән аңлатып була. Төрле инстанцияләргә йөрүдән гарык булып, кешеләр аферистлар тозагына эләгергә мәҗбүр. Мәсәлән, чирле баласына безнең Россия медицинасы тиешле дәвалау бирә алмагач, әнисе иң беренче очракта халык ысулларына мөрәҗәгать итә. Ләкин иң төп сәбәп - халык арасында динсезлекнең чәчәк атуы. Әйе, кызганыч, тик бу мәгълүм факт.

Шуңа күрә иң беренче итеп сихер төрләре һәм аны дәвалаучыларның чыннары һәм ялганнары турында сөйләшеп китик.

Сихер, бозым кебек әйберләр чыннан да бар һәм Ислам дине бу гамәлләрне олы гөнаһ буларак кабул итә. Коръән ачык рәвештә сихер һәм магия белән шөгыльләнүчеләрне гаепли: «...Алар үзләренә зарарлы булган һәм һич файда бирми торган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, алар сихерне сатып алучыга ахирәттә нигъмәттән өлеш юклыгын белделәр. Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары - нинди яман эш, әгәр шуны белсәләр иде!» Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) сихерне олы гөнаһлар рәтенә кертте. Бер хәдис шәрифтә аның сүзләре китерелә: «Җиде (гафу ителми торган) олы гөнаһтан ераклашыгыз: Аллаһка ширек кылудан, сихер белән шөгыльләнүдән, кешене хаксыз үтерүдән, риба эшләүдән, ятимнең мал-мөлкәтен үз итүдән, сугыш кырыннан качудан һәм тәкъва, саф хатыннарга яла ягудан» («Бәкара» сүрәсе, 102 нче аять). Кайбер фикъһе (ислам юриспруденциясе) галимнәре сихер кылуны кяферлеккә (динсезлеккә) тиңлиләр, башкалары аны динсезлеккә илтүче юлларның берсе дип кабул итәләр, өченчеләре сихерчегә шәригать буенча үлем җәзасы тиешле дигән фикердә. Шуны әйтергә кирәк, бик күп Ислам илләрендә сихерчене тотсалар, аңа башын чабудан башка җәза юк. Әлбәттә, мондый каты җәза җәмәгатьне бозыклыктан, яман гамәлләрдән арындырыр өчен куелган. Коръән дә бит бозым яисә сихердән котылу өчен Аллаһтан ярдәм сорарга өйрәтә: «...Дәхи сихер - ырым төеннәренә төкерүче, өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыенамын» («Фәләкъ» сүрәсе, 4 нче аять). Ырым төеннәренә өрү яисә төкерү - сихернең элек-электән килгән бер ысулы. Рәсүлебез (Аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) әйтте: «Төеннәргә өрүче - сихер эшли, сихер эшләүче - ширек кыла (Аллаһтан башка затка гыйбадәт кыла)». Бу куркыныч хәдис ән-Нәсаи хәдисләр җыентыгында китерелә.

Хәер, безнең совет чорының җитмеш елдан артык атеистик тәрбиясендә кайнаган татар халкы, сихернең ярамаган, хәрәм эш икәнен белсә дә, белмәсә дә, юраучыларга, сихерчеләргә йөрүне дәвам итә. Дөресен әйтсәк, Ислам юраучыларга йөрүне, сихер куллануны һәм сихер ярдәмендә дәвалаучыларга яки башка проблемаларны хәл итүчеләргә мөрәҗәгать итүне катгый рәвештә тыя. Бу хакта Аллаһның илчесе тәгаенләп әйтте: «Нинди дә булса яман билге күрүче һәм аңа ышанучы, киләчәкне юраучы һәм аңа ышанучы, сихер эшләүче һәм сихерчегә йөрүче - алар безнең арадан түгел!» Күргәнегезчә, сихер Исламда иң олы гөнаһларның берсе булып санала һәм Аллаһ Тәгалә бу гөнаһны кичерми. Кеше хакын бозып, гаиләдән ирне аеру яисә үч итеп, көнләшеп кардәшеңә бозым тидерү - сихернең иң куркыныч булган төрләре. Бу золымны кылган сихерче мәңгегә җәннәтсез булачак, чөнки Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) әйтте: «Хәмер эчүчеләр, сихергә ышанучылар һәм туганлык җепләрен өзүчеләр җәннәткә кермәс».

Хәзер инде сихернең каян килеп чыкканы турында сөйлик. Коръәни Кәримдә сихернең килеп чыгышы хакында тәфсилләп аңлатылган: «Һәм алар (яһүдләр) Сөләйман патшалыгында шайтаннар укыган нәрсәгә иярделәр. Сөләйман исә сихер белән шөгыльләнүчеләрдән булмады. Шайтаннар кяфер булдылар, алар сихер китабын кешегә өйрәттеләр, һәм Бабил (Вавилон) шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешегә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәделәр, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: «Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, сихер белән шөгыльләнеп, кяфер булмагыз!», - дип. Шайтаннар ике фәрештәдән ир белән хатын арасын аера торган сихерне өйрәнделәр. Ул сихерчеләр, сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ теләге белән генә зарар итәрләр...» Инде хәзер сихерне шайтаннар өйрәнеп һәм китап итеп туплап кешеләргә таратканлыгы көн кебек ачык.

Сихер белән мавыгуның никадәр куркыныч икәне турында сөйләп китим. Минем бер танышымның туган абыйсы бар. Бер арада абыйсының туганнары белән мөнәсәбәтләре бозылды, хатыны белән юньле-башлы яши алмады, аерылуга хәтле барып җитте, аракыга хирыс булып, чиргә сабышты. Хатыны исә бик усал һәм явыз булып чыкты, сихерче әбигә йөреп иренең өстенә төрледән-төрле бозымнар, чирләр яудырды. Бу золымнарны ул иренең фатирын үзләштерер өчен эшләгән микән, белмим, ләкин тора-бара ул барлык туган-тумачасы белән араны тулаем өзде һәм хәзер хатыны ни әйтсә, шуны эшли. Бу сихернең классик ысулы: башта корбан булып сайланган кешене чиргә сабыштыралар, башын бутыйлар, аннары сихерләнгән эчемлек эчертеп кешедән теләсә нинди әмерне үтәүче зомби ясыйлар.

Шуны да әйтеп узарга кирәк: һәрбер сихерче нинди дә булса җеннең хезмәтчесе булып тора. Килгән кешенең йомышын үтәргә, белергә теләгән әйберен белергә сихерчегә җен ярдәм итә. Ләкин җеннәрнең дөрес әйтүчесе - йөздән бере генә, чөнки аларның күбе - ялганчылар һәм кяферләр. Шуңа күрә сихерче, күрәзәче сөйләгәне кайчак дөрескә туры килә, ләкин күпчелек очракта аларның сүзләре - ялган һәм сафсата.

Бик күп очракта сихерләнгән кешегә җен керә, андыйларны халыкта «моңа җен кагылган», диләр. Җен кешенең эченә очраклы рәвештә генә керми, сәбәбе була. Гөнаһка баткан, иманы зәгыйфь һәм хәлсез кешене әсир итү шайтан өчен иң кулай нәрсә. Иманы көчле булган кешегә җен бик сирәк керә. Иманлы җен дә кеше эченә керми, имансызы керә. Таныш хәзрәтләр әйтүенчә, кайчак бер кешенең эчендә җеннәр гаиләләре белән оялыйлар. Әлбәттә, җеннәрне Коръәннең тиешле сүрәләрен укып, өшкереп куып чыгарып була, ләкин моның өчен куучыга бик көчле иман иясе булу кирәк, чөнки кешедән чыккан җен куучының эченә дә керергә мөмкин. Шуңа да өшкерүче Аллаһка һәрвакыт гыйбадәт кылучы, Коръәнне еш укып торучы, гөнаһлар кылмаучы кеше булырга тиеш.

Күз тию дигән әйбер дә сихернең бер төре. Ешрак ул балаларга тия, чөнки кеше күзе кайчак сихерченең бозымыннан да яманрак. Кешенең байлыгыннан, сабыйның матурлыгыннан көнләшеп, бик күп кешеләр үзләре дә белмичә сихер эшлиләр. Шуңа күрә дә сезгә нидер ошаса, күңелегезгә хуш килсә, «Мә шә Аллаһ» дип әйтү зарур, чөнки бу Аллаһны зикер итү бар бозыкны юк итә.

Хәзер күпчелек халык тәһарәтсез, госелсез, догасыз йөри, шуңа күрә дә һәр ике кешенең берсендә җен утыра. Мондый кешеләрне җен ни тели, шуны кыландыра. Бүгенге көндә хатын-кызларыбыз яулыксыз, кыска итәкләр киеп йөри. Ә белгәнегезчә, шәрә җирдә, пычракта сакчы фәрештәләр юк һәм җеннәргә юл ачык. Киң колач җәйгән бозыклык, фәхешлек тә шуның белән бәйле бит инде, югыйсә. Ләкин кешеләр аңламый, динне инкарь итеп, шайтан сайлаган юлдан баралар.

Сихер, күрәзә кылу кебек нәрсәләр белән бәйле әйберләр бик күп һәм аларны дин галимнәре бертавыштан хәрәм дип бәяли:

  1. Сихер (кешене гаиләдән аеру, чиргә сабыштыру, бозык салу һ.б.);
  2. Күрәзә кылу (үткәнне, бүгенгесен, киләчәкне әйтеп бирү);
  3. Төрле әфсен-төфсеннәргә, халык ырымнарына ышану (мәсәлән, гаиләне бозымнан саклар өчен өйдә яран гөл үстерү, янәсе, ул бозымнан саклый);
  4. Йолдызнамәләргә, астрологларга, төрле мистик әйберләргә ышану (күп кеше белми, ләкин бу да олы гөнаһлар рәтенә керә);
  5. Кешегә махсус рәвештә күз тидерү (ягъни кешегә көнләшеп карау һәм сихерне кулланмыйча, шул рәвешле бозым тидерү).
  6. Төрледән-төрле бөтиләрнең (амулетлар, талисманнар, обереглар), догалар язылган кәгазь кисәкләренең, ниндидер махсус суның (зәм-зәмнән башка) сихри көченә ышану һ.б.

Сихер белән шөгыльләнгән кешеләр Аллаһ Тәгалә каршында ихлас тәүбә кылып, Аллаһ юлына кермәсә, аларның урыны - турыдан-туры җәһәннәмдә. Кыямәт көнендә Раббыбыз синең сихерчегә ничек барганыңны, сихерне кайда куйганыңны, кемне сихерләгәнеңне - барысын да мәхшәр вакытында кешеләргә күрсәтәчәк. Бу вакытта сихер ясаучының һәм сихер ясатучының хәлен күз алдыгызга китерегез! Беркая да качарлык түгел, Аллаһ Күрүче вә Ишетүчедер. Һәм һәрбер залим, һәрбер сихерче тәмуг утының кызуын, һичшиксез, сизәчәк.

Без бу дөньяга Раббыбызга гыйбадәт кылыр өчен яратылган. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Мин кешеләрне вә җеннәрне бары тик Үземә гыйбадәт кылыр өчен генә яраттым», ди. Ә шайтан вәсвәсәсенә ияреп, җирдә бозыклык кылучылар Аллаһның әмереннән чыктылар һәм кяферләрдән булдылар. Безгә исә сихердән һәм сихер кылучы кешеләрдән Аллаһыбызга сыену җитә, чөнки барлык яман эштән Ул гына саклый. Яран гөле дә, миләш ботагы да, догалар язылган бөти дә түгел, Аллаһ Үзе генә Саклаучы, Ярдәм Итүче.

Мин Аллаһка таш белән атып куылган шайтаннан сыенамын!

Айрат ГАТАУЛЛИН әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250