Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сигез ел элек «үлгән» кеше бүген суд эскәмиясендә

Моннан сигез ел элек, 2007 елның 30 апрелендә Казанда бер алтын кибетен басалар. Аннан 213 мең сумнан артык бәягә ювелир әйберләр югала. Тикшерү Р. Гайнетдиновны гаепле дип табып, аңа карата җинаять эше кузгата. Ләкин шул ук елның октябрендә Арчада янган йортта табылган мәетне Гайнетдиновның әнисе үзенең улы дип таный һәм...

Моннан сигез ел элек, 2007 елның 30 апрелендә Казанда бер алтын кибетен басалар. Аннан 213 мең сумнан артык бәягә ювелир әйберләр югала.


Тикшерү Р. Гайнетдиновны гаепле дип табып, аңа карата җинаять эше кузгата. Ләкин шул ук елның октябрендә Арчада янган йортта табылган мәетне Гайнетдиновның әнисе үзенең улы дип таный һәм алып кайтып күмә. Шуның белән җинаять эше дә туктатыла.

Ә агымдагы елның 10 мартында 2007 елда «үлгән» кеше үзен тере дип тану, документларын торгызу өчен гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Тик ашыккан булып чыга. Җинаять эшенең срогы чыгу өчен 10 ел кирәк икән. Теге вакытта кылган җинаяте өчен Гайнетдиновка җавап тотарга туры киләчәк. «Корал яки корал сыйфатында кулланылучы әйбер ярдәмендә кылынган» җинаять өчен җаваплылык 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса