Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шулай бервакыт...

Аккош тәпие Язучы Фәнзаман Баттал яшьлегендә Минзәлә районы газетасында эшләгән. Еш кына ул колхоз-совхозларга барып, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында мәкаләләр, очерклар язган.

Шулай бер колхозга баргач, яшь хәбәрче үзе кебек үк яшь һәм чибәр бозау караучы кыз белән танышкан, аның турында язарга мәгълүмат туплаган. Ә кич белән клубта болар тагын очрашканнар, бергә биегәннәр, җырлаганнар, уйнаганнар. Фәнзаман кызның җылы кулларын тотып аны өенә озата кайткан. Тик бозаулар карый-карый кытыршыланып, кибешеп беткән кулларын кыз, уңайсызланып, хәбәрченең кулларыннан тартып-тартып ала икән. Моны үзе дә чамалаган егет:

- И-и, Саимә, кулларың бигрәк матур, гел аккош тәпиләре кебек, - дигән шаярып. Бу мактау сүзләренә бик сөенеп, кыз тыйнак кына:

- Алай ук түгел лә инде, - дигән.

Чынында исә гел күлдә, сазлыкта гомерен үткәреп, шунда туенып яшәгән аккошның тәпиләре тәмам яргаланып, кытыршыланып бетә һәм аккош үзе соклангыч кош булса да, тәпиләре артык искитәрлек түгел икән.

"Син дә ураза тот!"

Фәнзаманның университетта читтән торып укыган еллары. Яшь чак - гайрәтле чак, юк-юк та - "капкалап" та йөргән чак. Шулай икән, "сәмән" дигән нәрсәнең дә еш кына бетеп китә торган чаклары. Ә менә бергә укып йөрүче бораулаучы егетнең кесәсе һәрвакыт кабарынкы: ашый, эчә, кино-театрларга йөри - уйлап та бирми.

Кесәсендә җилләр искән, ашказанында бүре улаган бер көнне Фәнзаман студентлар ашханәсенә төшә. Чиратта - бораулаучы егет. Ул, әнә, ризык алган һәм кассага якынлашып килә.

Баттал да тиз генә подноска ашамлыклар җыя да, теге егет алдына килеп баса һәм: "Акча бетеп киткән иде, малай, түлә инде", - дип касса яныннан шома гына чыгып шыла.

Икенче көнне дә Фәнзаман шул бораулаучыдан түләтеп тамак туйдыра.

Өченче көнне дә әлеге җайлы ысул белән курсташын "чишендермәкче" була. Тик теге егет тә хәйләкәрләрдән икән: Фәнзаман аның ашханәдә күренгәнен сабырсызланып көткән арада, ул Бауман урамындагы "Татар ашлары" дигән затлы кафеда тыныч кына сыйланып чыга.

Соңыннан Фәнзаман:

- Мин сине ашханәдә көттем, көттем. Син кая югалдың? - дип сораган.

- Үзең беләсең, бүген имтихан бит. Мин уразага кердем. Уразаның савабы күп, имтиханны әйбәт тапшырасың. Син дә ураза тот, барыбер акчаң юк, - дигән шаян егет.

Кем-кемне...

Казан университетының читтән торып укучы студентлары кунакханәдә кичләр буе имтиханга әзерләнәләр. Үзләренә "тәнәфес" ясап, чәй эчеп, сөйләшеп, шаярышып алалар. Олы гәүдәле чистайлы Локман Камалов төрле табышмаклар әйтеп, уеннар уйлап чыгарырга оста.

- Менә кайсыгыз өстәл астына кереп, минем өстәлгә өч тапкыр сукканга түзеп тора ала? - ди ул курсташларына. Егетләр уйланалар: монда ниндидер "этлек" яшеренеп ятмыймы? Хәйләсез дөнья файдасыз...

- Йә, кайсыгыз керә өстәл астына? - дип дәвам итә Локман һөҗүмен.

- Син нәрсә бик мактанасың әле йодрыкларың белән? - дип бәхәскә керә Артур Елховский. - Менә син үзең шушы тазалыгың белән күпме авырлык күтәрә аласың?

- Икешәр потлы ике гер белән сәгать буе уйный алам, - ди Камалов.

- Тапкансың... Ә мин буровойда "элеватор"ны ротор өстенә берүзем күтәреп куям. Синең ике герең - дүрт пот, ә минем "элеватор" - 125 килограмм, ягъни сигез потка якын. Шулай булгач, миндә көч күбрәк, - ди бораулаучы, йодрыкларын төенләп. - Болар белән суксам, син үзең дә өстәл астыннан "эһ" дигәнче чыгып сызасың. Әйдә, бәхәсләшик! Минем өч тапкыр сукканга түзеп торсаң, син - җиңүче. Ләкин син түзә алмаячаксың.

Камалов бораулаучы егетнең кайнарланып бәхәсләшүен үзенчә кабул итә: егет беркатлы - сүз сөрешендә, кыяфәтендә ихласлык бар. Моның тәкъдименә ризалашырга була...

- Әйдә, алайса, тикшереп карыйк: каты сугасыңмы икән?

Локман, олы гәүдәсе белән паш-пош килеп, тәбәнәк өстәл астына кереп утыра. Аның гәүдәсе белән мондый кысрыкта утыру үзе бер газап. "Тизрәк суга башласын иде", - дип уйлыйдыр инде.

- Кара аны, башыңны сакла, - ди бораулаучы егет Камаловка соңгы өмет биреп. - Сугам...

Ниһаять, өстәлгә "шап" итеп суккан тавыш яңгырый.

- Түзәсеңме?

- Түзәм, түзәм. Син тиз-тиз сук!

- Анысы инде минем эш, Локман абзый! Син утырып торуыңны бел, ә мин икенчесен берәр атнадан килеп сугармын. Ә өченчесен... анысын берәр айдан!

Курсташлар, бораулаучы егетнең күз кыса-кыса серле елмаюыннан уенның асылын аңлап, шаркылдап көлеп җибәрәләр:

- Менә шул инде ул, егетләр, уеннан уймак чыгу!

Өстәл астында интегеп утырган Камалов та алданганына төшенеп, ыңгыраша-ыңгыраша иреккә чыга.

- Ну, егетләр, төп башына утыртты бу мине. Гомеремдә мондый хурлыкка калганым юк иде. Күрәсем булгандыр инде.

- Бирелдеңме, карт төлке? Син үзең мине төп башына утыртырга уйлаган идең дә, килеп кенә чыкмады.

Шаян Елховский рәхәтләнеп көлә, тантана итә, ә Алпамша кебек таза Камалов сөмсере коелып утыра, еламый гына...

"Бәчили Пырых-пырыхович"

Туксан өченче елда Әсгать Салах Мәскәүгә, "Әлмәт таңнары" газетасы өчен компьютерлар алырга бара. Кунакханәдә аңа Сарытаудан килгән рус кешесе белән бер бүлмәдә яшәргә туры килә. Танышалар:

- Василий Прохорович, - ди рус.

- Әсгать Сәхапович, - ди мөхәррир.

- А как это будет по-русски?

- А как ваше имя будет по-татарски? - ди Салах сорауга каршы сорау биреп. Рус берара авызын ачып тора, күзләрен челт-мелт иттерә, шулай да үзенең тинтәк сорау бирүен аңлый. Тик өч-дүрт көн бергә яшәп Татарстаннан килгән "өйдәш"енә үз исеме белән бер генә мәртәбә дә дәшми - урыслыгын итә.

Ә Әсгать Салах исә аңа юри: "Бәчили Пырых-пырыхович, Бәчили Пырых-пырыхович", - дип өсте-өстенә эндәшә икән.

М.Сәхапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250