Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Штраф күләме арта

Дәүләт Думасы җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә административ штраф күләмен арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Моңа кадәр ул 1,5 мең сумны тәшкил итә иде. Моннан соң 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Россия Федерациясе Министрлар Кабинетында административ җаваплылыкны көчәйтүне гамәлдәге кагыйдәләрнең нәтиҗәле булмавы белән аңлаталар. Бу кузгатылган җинаять эшләре һәм аварияләрнең саны белән раслана. Россиянең эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов әйтүенчә, 2016 елда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 802 кешенең гомере өзелгән, 14,35 мең кеше имгәнгән.
Искәртеп үтәбез: гамәлдәге закон буенча, җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, аңа кисәтү ясала яки 500 сум күләмендә административ штраф салына.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса