Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Шүрәле” анимацион фильмы халыкара анимацион кино базарында югары бәя алган

"Татармультфильм" берләшмәсе "Шүрәле" сериалын булдыру карарына килгән


"Шүрәле" анимацион фильмы халыкара анимацион кино базарында югары бәя алган. Бу хакта "Татармультфильм" берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев һәм режиссер Сергей Киатров сөйләде.

Марат Ганиев билгеләп узганча, «Татармультфильм» инде икенче ел рәттән Франциягә үз мультфильмнарын тәкъдир итәргә бара. Быел монда 15 студия эше тәкъдим ителгән.

"Франциядә "Шүрәле"не яхшы кабул иттеләр. Россиядә этник анимацияне без генә тәкъдим итәбез. Мультфильмнар совет мультфильмнары традицияләрендә иҗат ителә, аларда уңай персонажлар күрсәтелә, алар тәрбия һәм аң-белем тарату функциясен үти", - дип билгеләде Марат Ганиев.

Сергей Киатров хәбәр иткәнчә, киләчәктә "Шүрәле" сериалы эшләнеләчәк. "Шүрәле" мультфильмы өстендә берләшмәнең 30дан артык профессиональ аниматоры эшләгән. Мультфильмның продюссеры - Азат Ганиев, баш режиссер һәм рәссам - Сергей Киатров. Көйне танылган композитор Азат Хөсәенов язган. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары геройларны тавышлы иткән. Мультфильм 8 телгә тәрҗемә ителгән.

Хәзер аниматорлар Абдулла Алиш әсәре буенча "Бикбатыр и Биккуркак" проекты өстендә эшлиләр. Әкиятнең геройлары - көчле мәче баласы һәм куркак куян. Сергей Киатров сөйләгәнчә, мультфильм 5 минут дәвам итә. Киләчәктә ул рус һәи инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250