Әлмәт таңнары

Шәһәрдә аталы-кызлы “спайс” таратып йөргәннәр

Наркополиция хезмәткәрләре 53 яшьлек ирне һәм аның 29 яшьлек кызын тоткарлый.

Алар Чистайда "спайс"ларны партияләп саткан. Ир аңарчы да шундый ук гамәле өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Соңрак бу эшкә ул кызын да алып керә. Алар спайсны синтетик реагентлардан үзләре ясаган. Сатудан кергән акчаны чит ил машиналары алуга һәм зур таш йорт салуга тотканнар. Аларның икесенә бергә 40 ел төрмә яный.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: