Шәһәр буйлап кыргый мәче йөргән
Селәүсен (рысь) хәзер урам буйлап йөри башлаган.
Бүген төнлә өченче яртыдан алып иртәнге сәгать бишкә кадәр полиция хезмәткәрләре Зәй-2 шәһәрендә селәүсен аулаган, дип хәбәр итә җирле матбугат. Әлеге җәнлек Макаров урамындагы берничә ишегалдында булып, этләргә ташланган, полицейскийларга да ташланырга маташкан. Аны дүрт тапкыр атканнан соң зарарсызландырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа