Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шәхси йорттагы наркоманнар "оясын" фаш иткәннәр

ТР буенча Россия ФСКНының «ышаныч телефоны»на бер шәхси йортта наркоманнар җыелуы турында хәбәр керә.

Оператив мәгълүматларга караганда, әлеге йортка бөтен шәһәрдән наркотик кулланучылар килә торган була. Наркоконтроль хезмәткәрләре Казанның төрле районнарыннан булган 8 ир-егетне һәм «Кляк» кушаматлы наркопритон хуҗасын тоткарлыйлар.

Аларның уртача яше - 35. Күбесе элек хөкем ителгән, чираттагы доза өчен акчаны кешеләрне талап, кибет басып таба торган булганнар. Чөнки наркотик кулланулары аркасында эшкә урнаша алмаганнар.

Йорт хуҗасы наркотиклар җитештерү өчен чималны инвалидлык буенча пенсия акчасына ала торган булган.

Наркопритонга йөрүчеләр мәк орлыгыннан наркотик ясаганнар һәм аннары бергәләп кулланганнар. Медицина тикшерүе барысының да биоанализында морфин барлыгын күрсәткән.

Суд карары белән наркопритонга йөрүчеләр административ җаваплылыкка тартылган. Ә хуҗага карата җинаять эше кузгатылган. Аңа дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса