Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шантаж белән 300 мең сум акча эшләргә теләүчене 3 елга хөкем иткәннәр

Казаннан бер тикшерүче ханымны кредит белән бәйле җинаять эшен тикшерү өчен Мәскәүгә җибәргән булганнар.

Ә анда банк мәнфәгатьләрен яклауны 32 яшьлек банк хезмәткәренә ышанып тапшырганнар. Эш буенча аралашу барышында тикшерүче ханым белән әлеге ир арасында гыйшык-мыйшык башланып киткән. Бу хакта "Вечерняя Казань» газетасы хәбәр итә.

Мәхәббәт тарихы берничә ай дәвам иткән. Ә соңыннан тикшерүче ханым өчен күңелсезлекләр башланган - әлеге ир аңа шалтыратып, интим фотоларыңны һәм видеоны барысына да фаш итәм дип шантаж ясый башлаган һәм 300 мең сум акча таләп иткән.

Полиция капитаны озак кына уйлаганнан соң бу турыда куркынычсызлык службасына хәбәр итәргә була. Шулай итеп 20 июньдә акча таләп итүчене тикшерүче машинасында аннан таләп ителгән сумманың 50 меңен алганда тоткарлыйлар.

Шантажчы гаебен тулысы белән таныган һәм җинаять эшен үзгә тәртиптә карауларын сораган. Казанның Вахитов район суды аны 3 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса